16+

«Комага киткәч, миңа әле җирдә кирәклегемне әйттеләр»

Көнчелеге ташып торган әҗәл эзләренә басып йөри бер мәлне.

«Комага киткәч, миңа әле җирдә кирәклегемне әйттеләр»

Көнчелеге ташып торган әҗәл эзләренә басып йөри бер мәлне.

Үлем белән күзгә-күз күрештергән саен язмышы аны яшәешкә тагын да ныграк бәйләп куя – Рәмзия җирдә кирәк, ашыкмый тор әле! 

“Үлемнән калдым...”
–Ныклыгымны Раббым балачактан ук сыный килә. Әллә ничә мәртәбәләр үлемнән калдым. Кечкенә чагымда суга батып үлә яздым. Әнигә ияреп, чөгендер кырына барганда суга төштем киттем. Әни коткарды. Икенче юлысында үпкәләрем ялкынсынды, табиблар, коткарып булмас дигәннәр. Аллаһының рәхмәтедер, уңайланып киткәнмен. Әнием гомере буе фермада сыер сауды, без дә өч туган аңа булышып, сыер астында үстек. Фермага баргач, саварга дип куып кергәндә, карт сыер китереп типте. Җайсыз урынга эләкте – күз алларым караңгыланып, сулышым туктап калды. Чүгәлә, Рәмзия, дигән сүзне ишетәм, кем әйткәнен аермыйм. Ничә сыер савучы килеп ябышкандыр, белмим, тәннәремне угалый торгач, янә сулап җибәрдем. Аннары сукыр эчәгем ялкынсынып йөргән – ул да үлем каршысына китереп бастырды. Комага киткәнмен – аклыктан торган дөньяны күрдем... Пленка сыман тоннель аша очканымны, бик югары күтәрелгәнемне  беләм, җирдәгеләрнең тавышын да ишетәм икән, ә күз алдымда үлгән кешеләр, алар мине таный, ә мин күбесен юк. Монда нишләп йөрисең, сиңа иртәрәк бит әле, вакытың җитмичә ник килдең, кире кит, әле син анда кирәк, диләр. Ничекләр итеп төшкәнмендер, анысын белмим, гәүдәмнең селкенеп киткәнен генә беләм, – ди Рәмзия. 

Балачагыннан бирле озата килгән тагын бер сыйфаты бар – хак төшләр күрә, барысы да рас килә...

–Балачактан алып бүгенгечә һәр төшемне хәтерлим. Параллель дөнья юлы сыман алар... Төшемдә аяк-кулларымны төенләп бәйләделәр дә, ярдан аска ташладылар берсендә. Муеныма ризык белән пакет элделәр. Тырнакларым белән яр балчыгын тырный-тырный өскә күтәреләм, менгән саен теге төеннәр чишелә, ә ризык тулы пакетым авырая бара икән. Ярның иң текә җирендә туктап калдым, моннан менеп булмас инде димен. Шул арада бер ак фәрештә килде дә, җиңел генә ярга күтәреп куйды. Тау башында ук менгергән бит, аста халык! Берсен дә танымыйм. Кем уйлаган әле ул чакта Аллаһының миңа үзгә бер яратуы насыйп булыр дип, – ди әңгәмәдәшем. 

Тагын бер үзгәлеге бар – исләр тоя. Фәрештәләр белән шайтан исенә кадәр аера ди ул. Беренче тапкыр яшүсмер чорында иптәш кызы – Сиринәне шаккаттыра. 

–Чокыр аша чыкканда, фу, Сиринә, монда шайтан исе тулган, мәйтәм. Шаккатты. Иснең ниндилеген аңлатып бирә алмадым, әмма шайтан исен үзем аермачык тойдым, – ди ул.  

“Гел янымда тойдым...”
Рәмзия Заббарова гаиләсе белән кендек каны тамган җирдә – Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында яши. Тормышлары ипле, гаиләсе үрнәк, ире ипле кеше – көрәшчеләр нәселеннән. 3 ир бала үстерәләр. Өчесе дә көрәшчеләр, хоккей уйныйлар! Кыскасы, һәммәсе дә намазлы, иманлы, аек акыл белән гомер итәләр. 

– Һөнәрем буенча мин шәфкать туташы, диплом алуга Айратка кияүгә чыктым. Әни, авыл җирендә тормыш бик нужалы бит, кызым, дип кисәтеп тә караган иде, 3 ел буе яратышып йөргән егетемә биргән вәгъдәмне бозмадым. Кайнанам 5 егет үстергән, һәммәсе дә бик тәртиплеләр, эчмиләр, тартмыйлар, бик әйбәт гаиләгә килен булып төштем. Төп йортта калдык. Өйләнешкәндә үк ирем үз җирләрендә икмәк игә иде, аннары бергәләп сыерларны ишәйттек, алты сыерны кулдан саудым! Авыл җирендә тырышып эшләмәсәң сыйлы яшәп булмый. Аллаһыга шөкер, ирем тырыш, балаларыбызны Буага кадәр хоккей уйнарга йөртте, юлга киткән бензинын да исәпләмәде, үзләре өчен кирәк, диде. Олы улыбыз Алмаз хәрби хезмәттән кайткач, вертолет заводында эшкә керде. Эштән кайтуга әле боз сараена, әле көрәшкә йөгерә, спортчылар гомер буе дөрес итеп яшиләр, шуңа бик сөенәм. Уртанчы улыбыз – Илназ хәрби хезмәткә китәргә әзерләнә. Төпчегебез – Азамат бишенче сыйныфны гына бетерде, ул да көрәшкә йөри, – ди Рәмзия. 

Бәхетенә кинәнеп яшәгән мәлендә сәер халәт кичерә. Әлбәттә, үзен үзе аңламыйча озак бәргәләнә. 
– Маңгаем сызлап интектерде, авыртып та карады соң, башымны кайларга куеп ятарга да белмәдем. Әллә өченче күзем тишелә микән дип шаярткалап куя идем – маңгай уртасына биз бәреп чыкты, матур түгел дип, операция ясаттым. Аптырагач, Хөсәен абзыйга өшкертергә йөрдем. Сиңа бик каты күз тигән, чистарынып беткәнче йөр, туктама, диде ул миңа. Хөсәен абзыйга күп мәртәбәләр бардым. Берзаман сизәм – кулларым кайнарлана. Уч төбенә ут ягалармыни. Ирем, колагым авырта, ди бер көнне. Колагыңа кулымны куеп, белгән догаларымны укыдым. Авыртуы җиңеләйде бит! – ди Рәмзия.

Икенче юлысында ашказаны авыртып интеккән улына да шундый чара күрә. Әни, син укый башлагач та миңа рәхәт ди ул. Әниләрнең тыны да шифалы, бәхәссез! Сәерләнү хикмәтләреннән котыла алмый, урамдагы кешеләрнең күзләренә карауга эчке дөньяларын аңлый,  хайваннар белән дә шул ук хәл. Үзенең дә хәле еш авырая, энергиясе тулыша... 

– Апалы-сеңелле авылдаш кызлар белән күрешкәч, авыртам ди берсе. Күз тигәндер, әбиемнән күргәнем бар, әйдә, өшкереп карыйм, мәйтәм. Файдасын сизделәр! Әтиемә яман чир ябышкач, ул йоклаганда  янында бер-ике дога укып, маңгаена өрә идем, җиңеләеп уяна да сөенә, тереләм дип куя. Әйткәч, ышанмады инде. Соңрак, үзе сорый иде, догаларның көче зур бит. Ике ел элек мәрхүм булды. Әти гомере буе балта остасы булып эшләде, – ди Рәмзия. – Догаларның көче зур бит. Әбием авыраеп киткәч, әни чакыртты. Кемне дә танымый, авыр сулап ята, янына килгәч, Рәмзия кызым, дип эндәште. Артыңнан килделәр бит, дим әбигә, әнә бабай, әнә... Беләм, кызым, күрәм, тик җан гына бирә алмыйм менә, ди. Үз теле белән әйтте шул сүзләрне. Чынаяк төбенә су салдым да, өшкереп әбигә эчердем. Бик җиңел генә бер сулады да, китеп тә барды. Кеше үлгәч, аларның энергетикалары җирдә кала әле. Әбиемне гел янымда тойдым, бер елдан соң гына ерагая төште... 

“Атышлар буласы белдем...”
Күргән төшләре аны гел кисәтә. Җирләгәч әтисе төшенә керә. Кыз үзен борчыган сорауны бирә. Нинди ул үлем? Анда ниләр көтә?

– Үлгәч, нинди сорауларга җавап бирәсен белсәң, үләргә дә куркасың, диде әти миңа. Ул төшем һәрвакыт уемда. “Җиргә күмелгәч тә, бөтен дөнья тынып кала, кошлар сайраганы да ишетелми, кызым хәтта. Торып утырырга куштылар. Итәгемә зур китап төште. Укы диләр. Кызу-кызу укыдым, хатыным, балалар булганы да, кем булып эшләгәнем дә, гөнаһыларым да язылган иде анда. Терлек суйган гамәлләрем дә язылган иде, алар өчен җавап тоттым, кызым. Китапта син күрә торган юллар белән бергә син күрмәгән ак юллар да бар. Менә шул юлларны үзгәртеп була, кызым, үзеңнән тора. Сез минем өчемне уздырган көнне хәлем авыр иде. Ә менә җидесе көнне сезнең янга кайттым. Туганнарымны күрдем, урыныма утырып тордым, берегез дә сизмәдегез. Кылган догаларыгыз каберемә йомшак түшәк җәйгән кебек булды”, – диде әти миңа. Намазга да әтигә дога кылу ниятеннән булды бугай. Мин гарәпчә дә укый белмим, яшермим, күп догаларны үзлегемнән өйрәндем. Әтинең сүзләрен гел уйлап йөрим, дөньялыкта чакта матур яшәргә кирәк, бакыйлыкка күченгәч, бер гамәлебезне дә үзгәртә алмыйбыз шул... – ди Рәмзия. 

Илдә махсус хәрби операция башлануын да төшендә аермачык күрә ул. Өерелеп-өерелеп ут килеп ябышты, атышлар буласын аңлап уяндым, ди әңгәмәдәшем.

Бер хакыйкатькә нык тотынган ул, ярдәм сорап килсәләр, кемнең кем булуына карамастан ярдәм итәргә кирәк. Авылдашлары шундый итеп беләләр дә аны, бик ярдәмчел ул. 

– Адәм балалары арасында көнчелек дигәне хәттин ашкан. Бер-берсенә начарлык эшләргә дә куркып тормыйлар. Моның азагында бик начар эшләр көтәсен белсәләр дә, тыелмыйлар, шуңа җаным әрни. Гомерләр бик кыска, матур итеп яшәгәндә дә әле тәме җитми кала. Күч ачып йомгандай бик тиз үтеп китәсе гомерләрнең кадерен белеп яшәсәк иде, – ди Рәмзия. 

Ә бит ул бик хаклы, әлбәттә. Матур яшик, һәр туар көнгә, имин яшәвебезгә сөенеп яшик!   

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading