Мәктәптә балаларга ашаган өчен дәүләт 8 сум түли дип ишеттем. Имеш, моның өчен баланың мәктәп картасында акча булырга тиеш. Шунсыз 8 сум күчми. Бу нәрсә дигән сүз?
Казаннан газета укучыгыз
Әйе, Казанда 11 гыйнвардан яңа кагыйдә кертелде, 5-11 сыныйфта укучы балаларга көненә 8 сум субсидия бүлеп бирелә. Әлеге сумманы туклану комплексына ташлама буларак, яки өстәмә туклану комплексы буларак кулланып булачак. Субсидияне укучы мәктәпкә килгән очракта гына файдаланырга мөмкин. Тагын бер шарт – ашау өчен түли торган карточканың гамәлдә һәм анда акча салынган булу. Моңа кадәр бушлай ашаучы ташламалы категориягә ия балаларга бу үзгәрешләр кагылмаячак.
Фото архивтан
http://aktanysh-rt.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
8 сум ?
0
0