16+

Банк картагызга ят кешедән акча килеп төшсә

Алга телгә алынган схеманы күпчелек очракта мошенниклар куллана.

Банк картагызга ят кешедән акча килеп төшсә

Алга телгә алынган схеманы күпчелек очракта мошенниклар куллана.

«Кичке аш әзерләп йөргән вакытым. Бермәлне телефонга смс килеп төште. Чит кеше миңа 5 мең сум күләмендә акча күчергән. Шунда ук сиңа шалтыратырга булдым, бу акча белән нишлим? Банкка шалтыратыргамы?»

Менә шундый борчу белән мөрәҗәгать итте танышым. Мин аңа киңәшләремне бирдем, алар газета укучылар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. 

Алга телгә алынган схеманы күпчелек очракта мошенниклар куллана. Шул ук вакытта мондый акчаларны сарыф итәргә ярамавын исәпкә алу мөһим – моның өчен җәза яный.

Очраклы рәвештә банк картасына җибәрелгән акчаларны туздырган өчен Россия гражданнар кодексының 1102 маддәсе буенча җаваплылык каралган. Гражданлык яки инде җинаять эше дә кузгатырга мөмкиннәр.

Картага билгесез кешедән акчалар күчерелсә, беренче чиратта, акчаларның чыннан да исәп-хисап счетына төшкәнме икәнлеген аңлау мөһим. Чөнки мошенниклар моны ялган фейк хәбәр итеп җибәрә ала. Шуңа да басым ясыйк, алдарлар бик күп сим-карталар сатып алып алардан хәбәр җибәрә. Шуңа «Соңгы тиенемне сезгә ялгыш күчердем, яшәр өчен акчам калмады, кире кайтарыгыз», дип хәтта шалтырата яки ялгыш күчерелгән акчаны кире кайтаруны сорап язарга да мөмкин. Әгәр дә кеше аларга ышанып үз акчасын күчерсә, асылда акчаларыннан колак кагачак.

Искәртеп үтик, беркемгә дә һәм бернинди шартларда да SMS аша килгән мәгълүматларны (банк счетына, картага, банкта сакланучы акчага кагылганы) әйтә күрмәгез. Чөнки аларны кулланып, әйтик, «Дәүләт хезмәтләре»нә керә торган кодны кулга төшерә алалар. Хәзерге вакытта СМС-верификация порталга компьютердан керүчеләр өчен гамәлдә. «МАХ» мессенджеры аша бер тапкыр кулланыла торган код алу, махсус генераторда ясалган кодны куллану яки биометрик мәгълүматлар буенча авторизация узу. Бу ысулларны «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы профильдә «Иминлек» бүлегендә сайларга мөмкин.
Ялгыш күчерелгән акчаларны кире кайтарырга ярамый. Мәсәлән, еш кына мошенниклар акчаны криминаль схемалар өчен кулланыла торган счетка күчерү, ә соңыннан моның белән үз корбанын шантажлый башлау очраклары да юк түгел. Картагызга ялгыш акча күчергәннәр икән, бу хакта кичекмәстән банкка шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Башкача сездән берни таләп ителми. Бу хәлгә банк үзе ачыклык кертергә тиеш. Әгәр сез шушы көтелмәгән акчаның бер өлешен туздырып өлгергән булсагыз, бу чит акчаны үзләштерү дип саналачак.

Марат Гайнуллин,

адвокат. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading