Фатирымны сатарга җыенам. Бу хакта салым инспекциясенә хәбәр итәргә кирәкме? Айназ Гарипова, Әлмәт.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча бүлеге белгечләре аңлатуынча, закон нигезендә, әгәр дә фатир өч һәм аннан да күбрәк ел кешенең милке булып саналса, ул вакытта салым инспекциясенә хәбәр итәргә кирәк түгел. Ә башка очракта, теркәлү урыны буенча салым инспекциясенә барып, 2 НДФЛ формасында декларация тутырырга туры киләчәк. Фатирны сату турындагы килешүнең нөсхәсен күрсәтергә дә кушачаклар. Бәясе 1 миллион сумнан артмаган сатулар өчен салым тотылмый. Декларацияне 30 апрельдән дә соңга калмый тапшырырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар