16+

Әфганчыларга нинди ташламалар каралган?

Әфганда катнашканнарга нинди ташламалар каралган, аңлатып китсәгез иде. Айрат Батыршин, Казан.

Әфганда катнашканнарга нинди ташламалар каралган, аңлатып китсәгез иде. Айрат Батыршин, Казан.

Әфган сугышында катнашканнар Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бер дәрәҗәдә санала. Шуңа да аларга, «Ветераннар турында»гы Федераль закон кысаларында, ташламалар каралган. Беренчесе – ай саен акчалата түләү (1 февральдән ЕДВ сугыш ветераннары өчен – 2972,82 сум, сугышта катнашып инвалид калганнар өчен 5403,22 сумны тәшкил итә).
Икенчесе – торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташлама. Сугыш инвалидларына, Әфган сугышында һәлак булган кешенең гаиләсенә коммуналь хезмәтләргә түләгәндә – 50 процент ташлама, капиталь төзекләндерүгә җыела торган кертемнәрне түләгәндә дә ташламалар тиеш. 178нче Федераль закон кысаларында (1999 елның 17 июленнән гамәлдә), сугыш ветераннарына социаль хезмәтләр җыелмасы да бирелә, ягъни алар табиб рецепты буенча бушлай дарулар алырга хокуклы. Шифаханәгә юллама белән дә тәэмин ителәләр, шулай ук дәвалану урынына барып кайту өчен юлда йөрү бушлай булачак. Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән, сугыш ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган ветераннарның гаиләсендәгеләр юлда йөрү өчен бердәм айлык социаль билеты – транспорт картасын да рәсмиләштерә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading