16+

Кибет хезмәткәрләре сезне гаепләсә?

Сорауларга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә

Кибет хезмәткәрләре сезне гаепләсә?

Сорауларга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә

Кибеттә йөргәндә 5 яшьлек улым ялгыш эчемлекләр куелган әрҗәгә бәрелде. Бик кырыйда куелган булса кирәк, шуннан бер шешә идәнгә төшеп ватылды. Яныбызга шунда ук менеджер чабып килде һәм ватылган товар өчен акча түләттерде. Бала махсус эшләмәде. Бары ялгышлык. Бу очракта үз-үзеңне ничек тотарга? 
 

Алсу Басыйрова
Казан.

Андый чакта иң беренче чиратта тынычлык сакларга кирәк. Бу очракта канун сезнең яклы. Россия Гражданлык кодексының 459 нчы маддәсендә: «Акча түләргә өлгергәнче ялгыш төшереп ватылган товар өчен сатып алучы түгел, кибет җавап бирә», – диелгән. Әйтик, кибеттәге рәтләр буйлап барганда ялгыш кына киштәгә тиеп китеп, андагы шәрабны төшереп ваткансыз, ди. Кибет сездән бу товар өчен түләүне суд аша гына таләп итә ала. Анда ул иң элек бу товарның мерчендайзерның киштәдәге товарларны дөрес урнаштырмавы аркасында түгел, ә нәкъ менә сезнең явыз ниятегез аркасында ватылуын исбатларга тиеш. Тагын шунысын да истә тотарга кирәк: ГОСТ (ГОСТ Р 51773-2001), төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре (СНиП у 2.08.02–89) нигезендә кибеттәге стеллажлар арасындагы ераклык 1,4 метрдан да кимрәк булмаска тиеш. Мәйданы 100 квадрат метрдан арткан кибетләрдә исә бу ара 2,5 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Әгәр кибет хезмәткәрләре сезнең аңлатуларга колак салмыйча, килеп чыккан күңелсез очракта сезне гаепләвен дәвам иттерсә, шикаятьләр кенәгәсен бирүләрен һәм ватылган товарга акт төзүләрен сорагыз. Соңгысында булган хәлне башыннан ахырына кадәр түкми-чәчми языгыз.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading