Кафеда дус кызым белән песто соусы белән әзерләнгән пастага заказ биргән идек. Тик официант аны китергәч, ул салкын булып чыкты.
Җитмәсә, песто соусында әстерхан чикләвеге кушылган булып чыкты. Тик рецепт буенча әлеге ризыкта ул булырга тиеш түгел. Мондый очраклар булганда нишләргә, шәхсән үзем ул ризыктан баш тарттым. Акчасын түләсәм дә.
Ләйсәнә,
Казан шәһәре.
Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Светлана Заботина җавап бирә.
– «Кулланучылар хокукларын яклау турында» кануны һәм «Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре» таләпләре нигезендә кулланучыга тәкъдим ителә торган ризыкта җәмәгать туклануы продукциясенең составы (аңа керүче төп ингредиентлар) турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирелергә тиеш. Күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны аңлаешлы рәвештә кулланучыга җиткерелергә тиеш.
Мәгълүматта:
• хезмәтләр исемлеге һәм аларны күрсәтү шартлары;
• хезмәтләр өчен түләү шартлары һәм сумнарда язылган бәяләр;
• ризыклар әзерләү ысулларын һәм алардагы төп ингредиентларны күрсәтеп, тәкъдим ителә торган җәмәгать туклануы продукциясе атамасы;
• җәмәгать туклануы продукциясенең әзер ризыклары порцияләренең күләме, тәкъдим ителә торган алкоголь продукциясенең куллану савытлары сыйдырышлылыгы һәм аның порциясе күләме турында белешмәләр;
• җәмәгать туклануы продукциясенең азык-төлек кыйммәте (калориялелеге, аксымнар, майлар, углеводлар, шулай ук витаминнар, макро-һәм микроэлементлар күләме, аларны әзерләү процессында кушканда) һәм составы (шул исәптән азык-төлек өстәмәләрен, биологик актив өстәмәләрне әзерләү процессында файдаланылганнарның исеме;
• җәмәгать туклануы продукциясе һәм күрсәтелә торган хезмәтләр мәҗбүри таләпләренә туры килергә тиешле норматив документларны билгеләү;
• җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре күрсәтү таләп ителә.
Продукция һәм хезмәтләр турында мәгълүмат рус телендә кулланучыларга меню, прейскурантлар яки мондый хезмәтләр күрсәткәндә кабул ителгән башка ысуллар аша җиткерелә.
Әгәр дә ризыкта менюда күрсәтелмәгән ингредиент табылса, сез ризыкны башка ризыкка алмаштыруны, аның бәясен тиешенчә киметүне яки хезмәт өчен түләүдән, зыянны каплаудан тулысынча баш тартуны таләп итәргә хокуклы, чөнки ризык тиешле сыйфатта күрсәтелмәгән хезмәт булып санала. Кафеның администраторын чакыртыгыз, ә низагны җайга салудан баш тарткан очракта-шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабында язмача дәгъва калдырыгыз.
Әгәр сезгә салкын аш китергәннәр икән, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» канунның 29 маддәсе нигезендә бу күрсәтелгән җәмәгать туклануы хезмәтенең кимчелеге булып санала, һәм сез, кулланучы буларак, җитешсезлекне бетерүне таләп итәргә (мәсәлән, ашны җылытырга), ризыкны яңасына алыштырырга яки ризыктан баш тартырга һәм аның өчен түләмәскә хокуклы.
Лилия Гайнуллина әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар