16+

Күршеләрне җавапка тартып буламы?

Күршеләр арасындагы низагны хәл итеп булырмы?

Күршеләрне җавапка тартып буламы?

Күршеләр арасындагы низагны хәл итеп булырмы?

Бакчачылык ширкәтендә күршеләр үз участоклары артындагы, уртак файдаланудагы җирдә үскән кечкенә чыршыларны кискән. Бу эш безнең белән килештерелмәде. Аларның моңа хокуклары бармы? Кая мөрәҗәгать итәргә һәм нинди җаваплылык каралган?
Гүзәл Гарифуллина

– Юк, бакчачылык ширкәтендәге уртак территориядә үскән агачларны үз белдегең белән кисәргә ярамый. «Гражданнар тарафыннан бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында»гы №217-ФЗ Федераль канун нигезендә, бакчачылык ширкәтенең (СНТ) югары идарә органы — гомуми җыелыш. Уртак файдаланудагы җирләргә бәйле барлык мөһим мәсьәләләр, шул исәптән агачларны кисү дә, нәкъ менә шунда хәл ителергә тиеш.

Әгәр чыршылар бакчачылык ширкәтенең гомуми территориясендә үскән икән, алар бөтен ширкәт әгъзаларының уртак милке булып санала. Шуңа күрә:
* бер күрше генә үз теләге белән агач кисәргә карар кабул итә алмый;
* башта бу мәсьәлә гомуми җыелышта каралырга тиеш;
* күпчелекнең ризалыгы булган очракта гына карар кабул ителә;
* аннан соң җирле хакимияттән рәсми рөхсәт алу кирәк булырга мөмкин.
Әгәр агачларны бернинди рөхсәтсез кискәннәр икән, бу очракта сез:
* Бакчачылык ширкәтенең рәисенә язмача мөрәҗәгать итә аласыз;
* район яки авыл администрациясенә гариза бирергә мөмкин;
* кирәк булса, экология күзәтчелеге органнарына да хәбәр итәргә була.

Мондый гамәл өчен административ җаваплылык каралган. Әгәр агачларны законсыз кисү табигатькә зыян китерү дип бәяләнсә, гаепле кешеләргә штраф салырга мөмкин.
Шуңа күрә уртак территориядәге агачлар буенча карарлар һәрвакыт коллектив рәвештә генә кабул ителергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading