16+

Мәетләргә мәрхүм дип әйтергә ярыймы?

Мәетләргә мәрхүм дип әйтергә ярамый дигәннәрен ишеткән бар. Шуңа аңлатма бирегез әле.

Мәетләргә мәрхүм дип әйтергә ярамый дигәннәрен ишеткән бар. Шуңа аңлатма бирегез әле.

Кабан арты мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин:
– Чынлап та, болай дип әйтүнең нигезе бар. Бу сүзне турыдан-туры тәрҗемә итсәк, Аллаһның рәхмәте төшкән дигән сүз ул. Гарәпләрдә рәхимуллаһ дигән сүз бар, сәхабәләр турында радыйаллаһу ганһе, ягъни Аллаһ аннан разый булсын, дибез. Шуңа да мәрхүмнәрдән булсын дип әйтү дөресрәк. Бездә исә кыскача гына мәрхүм дип әйтү гадәткә кергән. Моны гаепләп әйтеп тә булмый. Мин үзем дә шулай дим. Тик без беркемгә дә, бигрәк тә динсез кешеләргә Алланың рәхмәте буламы-юкмы икәнен белмибез. Дөресе – мәрхүмнәрдән булсын дию.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без кечкенә чакта ,мәеткә мескен дип әйтсәң,үзеңә тиз көн дип әйтер ,диләр иде.Ә мәеткә мәрхүм дип әйтү бездә гадәткә кергән бит инде.

    Мөһим

    loading