– Аяк киемендә товар турында нинди мәгълүмат күрсәтелергә тиеш?
– Аяк киемендә товарның, җитештерүченең исеме, оешманың адресы, шикаятьләр кабул итү өчен, ремонт өчен җаваплы оешма адреслары; җитештерүче ил, кулланучыларга киңәшләр, аяк киемен куллану буенча белешмәлек, куллану вакыты, гарантиясе, бәясе, кредит тәкъдим ителгән очракта, аның шартлары күрсәтелергә тиеш. Мәгълүматның рус телендә булуы да шарт.
Йә тар аяк киеме ки, йә өйлән
– Язучы Мөхәммәт Мәһдиев ничек дигән әле? Дөньяның нәрсә икәнен беләсең килсә, йә тар аяк киеме ки, йә өйлән, дигән. Аяк киеменең үлчәме туры килмәсә нишләргә?
– Аяк киеме үлчәме буенча туры килмәсә, аның формасы үзгәрергә, җөйләре сүтелергә, ярылган урыннар барлыкка килергә мөмкин. Мондый очракта да артык зур яки кыса торган аяк киемен кире кайтарырга була.
– Әгәр дә сыйфатсыз товарны китергәч тә, кибетче белән бәхәс килеп чыкса, сыйфатсыз икәнне ничек расларга?
– Бәхәс вакытында, сатучы экспертиза уздыра ала. Кулланучының бу экспертизада катнашырга хакы бар. Нәтиҗәдә, җитешсезлекләр сатып алучы аркасында килеп чыкканлыгы ачыкланса, кулланучы, кибетче экспертиза өчен тоткан акчаны, башка чыгымнарны капларга бурычлы. Әгәр сатучы канун таләпләрен үтәүдән баш тарта икән, үз хокукларың бозылу турында, таләпләреңне күрсәтеп, язма дәгъва тапшырырга кирәк.
– Бу гаризаны, шикаятьне ничек язарга?
– Шикаятьне ике нөсхәдә язмача әзерләргә кирәк. Берсен гаризаны кабул итеп алулары турында имза куйдырып, үзегездә калдырыгыз. Бәхәсле хәлләрдә, судка мөрәҗәгать итәргә туры килгәндә, ул ярдәм итми калмас. Икенчесен кибеткә тапшырасыз. Шикаятьтә сатучы, сатып алучы күрсәтелә. Вакыйга тасвирлана. Аяк киемен кайсы кибеттән сатып алуыгыз, ни сәбәпле кайтарырга теләвегез – барысы да бәйнә-бәйнә аңлатылсын. «Кулланучылар хокукларын яклау» турындагы канунга сылтама ясасагыз, тагын да яхшы. Ахырдан датаны һәм имзагызны куегыз. Әгәр ниндидер сәбәпләр буенча дәгъваны алмыйлар икән, аны почта аша заказлы хат белән оешма урнашкан урынга тапшыру тамгасы һәм андагы әйбернең исемлеге белән җибәрү кирәк.
– Аяк киемен ничек сайларга?
– Беренчедән, дөрес үлчәмле аяк киеме алыгыз. Үкчә кысып торырга тиеш түгел. Балаларга аяк киеме сайлаганда, экономия турында онытырга туры килә. Иң мөһиме – сыйфатлы аяк киеме сайлау, чөнки ул баланың аягын формалаштыруга йогынты ясый. Аяк киемен утырып кына киеп карамагыз. Аны киеп йөреп килегез.
Сүз уңаеннан, коронавирус, сумның бәясе төшүе белән бәйле рәвештә чит илдән кергән аяк киеме кыйммәтләнергә мөмкин дип фаразлый белгечләр. Хәер, бу сәбәпләр аркасында гына да түгел, 1 марттан аяк киемен мәҗбүри маркировкалау кагыйдәсе керде. Бу исә җитештерүчеләр өчен отышлы түгел икән. Маркировка зур чыгымнар сорый. Белгечләр, бу аяк киеме сату белән шөгыльләнгән күп кенә кибетләрнең ябылуына китерергә мөмкин, диләр. Казанда 20 елдан бирле эшләп килгән бер танылган аяк киеме кибете дә тиздән эшчәнлеген туктатырга җыена, имеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар