16+

Түбәдән боз төшсә кем җаваплы?

Кышкы чорда күпфатирлы йорт түбәләреннән боз һәм кар төшү очраклары еш күзәтелә.

Түбәдән боз төшсә кем җаваплы?

Кышкы чорда күпфатирлы йорт түбәләреннән боз һәм кар төшү очраклары еш күзәтелә.

Мондый хәлләр кешеләрнең сәламәтлегенә һәм милкенә җитди зыян китерергә мөмкин. Әлеге мәсьәлә буенча безнең сорауларга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә. 

– Түбәдән боз төшкән өчен кем җаваплы?
– Россия кануннары нигезендә күпфатирлы йортның түбәсе, фасады, подъездлары һәм башка конструктив элементлары гомуми мөлкәткә карый. Аларны тиешенчә карап тоту өчен идарәче компания җавап бирә.
Әгәр идарәче компания карны һәм бозны вакытында чистартмаган, хәвефле участокларны киртәләп куймаган яки кисәтү билгеләре урнаштырмаган икән, ул үзенең турыдан-туры бурычын үтәмәгән дип санала. Әгәр боз төшү нәтиҗәсендә кеше җәрәхәт алса яки автомобиль, башка милек зыян күрсә, зыян күрүче компенсация таләп итәргә хокуклы.

– Нинди зыяннар өчен компенсация каралган?
– Компенсация күләмен суд хәлнең конкрет шартларыннан чыгып билгели. Ул берничә төрле зыянны үз эченә ала:
1. Сәламәтлеккә зыян
  - җиңелчә җәрәхәтләр (күкрәк сөяге бәрелү, җиңел контузия, йомшак тукымалар зарарлануы);
  - уртача авырлыктагы җәрәхәтләр (сынулар, баш мие селкенүе);
- авыр җәрәхәтләр (катлаулы сынулар, операцияләр, озак вакытка хезмәткә яраксызлык).
   Җиңел җәрәхәтләр очрагында компенсация дистәләгән мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Сынулар һәм озак дәвалану таләп ителгән очракта — берничә йөз мең сумга кадәр. Аеруча авыр очракларда сумма шактый югарырак булырга мөмкин.
2. Милеккә зыян
   - автомобильнең түбәсе, тәрәзәсе ватылу;
   - кием-салым, телефон кебек шәхси әйберләрнең зарарлануы.
   Бу очракта зыян суммасы экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнә.
3. Мораль зыян
   Суд, зыян күрүченең кичергән газапларын һәм психологик халәтен исәпкә алып, өстәмә компенсация билгеләргә мөмкин.

– Дәгъва бирү өчен нинди документлар кирәк?
– Судка мөрәҗәгать итү өчен төп шарт – вакыйга фактын һәм килгән зыянны раслау.
Түбәндәге документларны җыярга киңәш ителә:
1. Вакыйганы теркәү
- Полиция чакырту һәм беркетмә төзетү;
- Ашыгыч ярдәм чакыру;
- Вакыйга урынын фотога һәм видеога төшерү (түбәдә боз булуын, киртәләр булмавын күрсәтү мөһим).
2. Медицина документлары
- Имгәнү турында белешмә;
- Дәвалану буенча эпикриз;
- Табиб күрсәтмәләре.
3. Финанс документлары
- Даруларга чеклар;
- Медицина хезмәтләре өчен квитанцияләр;
- Реабилитация чыгымнары.
4. Шаһитлар
- Вакыйганы күрүчеләрнең исем-фамилияләре;
- Контакт телефоннары.

5. Идарәче компаниягә язма дәгъва
Судка кадәр идарәче компаниягә язма рәвештә компенсация таләп итү тәкъдим ителә. Бу – мәҗбүри этап булмаса да, судка кадәр бәхәсне җайга салу мөмкинлеге булып тора.
Әгәр идарәче компания ирекле рәвештә зыянны капламый икән, судка дәгъва гаризасы бирелә.

– Мондый хәлләр буенча суд практикасы нинди?
– Соңгы елларда судлар еш кына зыян күрүчеләр файдасына карар чыгара. Бигрәк тә түбәне чистарту буенча бурычлар үтәлмәве дәлилләнгән очракта. Әгәр компания үзенең тиешле контроль алып баруын раслый алмый икән, җаваплылык, гадәттә, аның өстенә йөкләнә.
Компенсация суммасы гадәттә дистәләрчә меңнән берничә йөз мең сумга кадәр тәшкил итә. Әмма авыр очракларда бу сумма шактый артырга мөмкин.

– Зыян күргән очракта нишләргә?
1. Паникага бирелмәскә.
2. Вакыйганы шунда ук теркәргә.
3. Медицина ярдәме сорарга.
4. Фото-видео дәлилләр тупларга.
5. Идарәче компаниягә язма дәгъва юлларга.
6. Кирәк булса – судка мөрәҗәгать итәргә.

Иң мөһиме – документаль дәлилләрне саклау. Судта эмоция түгел, ә рәсми дәлилләр хәлиткеч роль уйный. 
Күпфатирлы йорт түбәсеннән боз төшү — «очраклы хәл» генә түгел, ә идарәче компаниянең турыдан-туры җаваплылык өлкәсенә керә. Закон нигезендә алар гомуми мөлкәтне хәвефсез хәлдә тотарга тиеш.

Әгәр бу бурыч үтәлми һәм кешеләр яки милек зыян күрә икән, компенсация таләп итү мөмкинлеге бар. Моннан тыш, идарәче компанияләр административ җаваплылыкка да тартыла ала.

Лилия Гайнуллина әзерләде

Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading