16+

Йөрәк өчен күнегүләр нигә кирәк?

Фитнеска йөри башладым. Тренерлар кардио күнегүләр тәкъдим итә. Бу һәр кешегә дә ярыймы? Аның файдасы нидә? Фитнестагы кардио күнегүләр өчен каралган велотренажерларны нәрсә белән алыштырырга була? Алия Сафина. Казан.

Фитнеска йөри башладым. Тренерлар кардио күнегүләр тәкъдим итә. Бу һәр кешегә дә ярыймы? Аның файдасы нидә? Фитнестагы кардио күнегүләр өчен каралган велотренажерларны нәрсә белән алыштырырга була? Алия Сафина. Казан.

Сорауга кардиолог, терапевт, Россия кардиология җәмгыяте әгъзасы Альбина Шаһидуллина җавап бирә.

– Йөрәк ул – мускул. Аңа күнегүләр кирәк. Йөрәккә көн саен аз-азлап, тора-бара күбрәк күнегүләр эшләтеп, йөрәк авыруларын кисәтергә, организмны чыныктырырга мөмкин. Дөрес, бер күнегү генә әллә ни булыша алмый, бу дөрес туклану, сәламәт яшәү, кандагы холестерин күрсәткечләрен нормада тоту белән бергә барырга тиеш. Кардио күнегүләрдән соң йөрәк-кан тамырлары ныгый, кан йөреше яхшыра. Шулай ук бу йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү, сулыш алуны җайга салу ысулы да булып тора. Спортчылар өчен генә түгел, йөрәк авыруы килеп чыгарга мөмкин булган кешеләргә дә йөрәккә күнегүләр ясатырга кирәк. Инсульт, инфаркт кичергән кешеләргә дә тернәкләнү өчен җиңелчә күнегүләр бирәләр. Күнегүләрне ашыкмыйча, даими эшләргә киңәш ителә. 30 минутлык кардио күнегүләр 300-400 ккалны бетерергә сәләтле. Кардио күнегүләр вакытында пульс минутына якынча 130-150 тапкыр тибәргә тиеш. Бу йөрәк өчен куркыныч тудырмый, калорийларны да нәтиҗәле киметә. Әгәр дә кан тамырлары шартлау куркынычы бар икән, аякка махсус оек кияргә киңәш ителә. Сикермәсәгез яхшырак. Күнегүләрне аралык белән ясау яхшы.
Велотренажерлардан тыш йөрү, йөзү, велосипедта йөрү, йөгерү, бию – барысы да йөрәк өчен күнегүләр бирә. Йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләргә ян-якка бөгелеп күнегү ясау, баскычтан йөрү дә җитә.

Кардио күнегүләр кеше авырган вакытта, тән температурасы югары булганда, йогышлы авырулар күзәтелгәндә, аритмия өянәге, кан басымы югары булганда киңәш ителми. Бу очракта, кардиолог белән киңәшләшеп, аерым тернәкләнү чаралары билгеләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading