Сорауга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә.
Кызым чит телләр факультетында укый.Җәй көне чит илгә аниматор булып эшкә китәргә җыена. Эш хакы яхшы, яшәр өчен урынны да отель бирәчәк дип аңлатканнар. Соңгы вакытта чит илдә эш тәкъдим итеп алдаучылар турында күп ишетәбез. Кызыбыз хәвефкә юлыкмасын өчен нинди иминлек чараларын күрергә кирәк? Мондый тәкъдимнәрнең ышанычлы булуын ничек тикшерергә?
Рамилә Корбанова,
Казан.
— Чит илдә сезонлы эшләү – студентлар өчен гадәти күренеш, әмма мошенниклар да нәкъ менә яшьләрнең кызыксынуыннан файдаланырга тырыша. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, эш тәкъдим иткән компаниянең рәсми теркәлүен һәм эшчәнлеген тикшерергә кирәк.
Кызыгыз белән хезмәт килешүен алдан ук соратып алыгыз. Анда вазифасы, хезмәт хакы, эш вакыты, яшәү шартлары һәм медицина иминияте мәсьәләләре ачык күрсәтелгән булырга тиеш. Килешүсез эшкә барырга киңәш ителми.
Икенче мөһим шарт – эшкә урнашу өчен акча түләмәскә. Әгәр документлар рәсмиләштерү, эш урынын броньлау, банк счеты ачу яки башка сәбәпләр белән акча күчерергә кушалар икән, бу шикләнергә җитди нигез булып тора. Законлы эш бирүчеләр хезмәткәрдән криптовалютага акча салуны яки билгесез платформалар аша түләүләр башкаруны таләп итми.
Моннан тыш, кызыгыз барачак илнең адресларын, эш бирүченең телефон номерларын, кунакханә мәгълүматларын якыннарына калдырырга тиеш. Паспорт, виза, иминият полисы һәм билетларның күчермәләрен электрон рәвештә дә саклау хәерле.
Чит илгә киткәнче үк Россиянең яки барачак илдәге консуллыкның элемтә мәгълүматларын язып куярга кирәк. Даими рәвештә туганнары белән элемтәдә тору да мөһим.
Әгәр тәкъдим артык файдалы булып күренә, әмма эш шартлары турында төгәл мәгълүмат бирмиләр яки ашыктыралар икән, мондый эштән баш тарту дөресрәк булыр. Саклык күрү – чит илдә уңышлы һәм имин эшләүнең төп шарты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар