16+

Аена 25 мең сумга яшәп буламы?

Озак күрешми торганнан соң, кабат очрашуларның тәменә ни тора, шулай бит? Бигрәк тә газета битләрендә... Барыгыз да исән-саулардыр, дигән теләк белән, “Шәһри Казан”ның чәршәмбе санында берничә сүз – тагын акча турында

Аена 25 мең сумга яшәп буламы?

Озак күрешми торганнан соң, кабат очрашуларның тәменә ни тора, шулай бит? Бигрәк тә газета битләрендә... Барыгыз да исән-саулардыр, дигән теләк белән, “Шәһри Казан”ның чәршәмбе санында берничә сүз – тагын акча турында

Россия – зур һәм күптөбәкле ил. Һәр төбәкнең үз бәяләре, үз хезмәт хаклары бар... Кемдер күбрәк ала, кайдадыр азрак түлиләр. Бүген без бергәләп үз кесәләребезне капшап карарбыз, кеше кесәсенә дә бераз күз төшерербез. (Кеше кесәсен тикшерүдән дә рәхәт шөгыль була мени?)

Хезмәт хакларын “капшау” өчен сәбәп булып 8 февраль – Фән көне уңаеннан ясалган ачыш булды. Новосибирск Фәннәр академиясенең бер өлкән фәнни хезмәткәре үзенең “көлке күләмле 25 мең хезмәт хакы алуы” турындагы шикаятен шәхсән В.В.Путинга белдергән. Президентның исә исе-акылы киткән һәм ул финанс министры Силуанов (сез аны 1000 сумга арткан пенсиянең пенсионерларга илләр гизеп сәяхәт итү өчен никадәр зур мөмкинлекләр ачачагы турындагы сүзләре буенча яхшы беләсез) һәм белем министры Фальков иптәшләргә бу “башбаштаклык”ны кичекмәстән тикшерергә кушкан.

Ә шулай да, 25 мең хезмәт хакы – ул күпме, әллә азмы?

Мәсәлән, белүемчә, кайбер авыл кешесе 25 меңлек хезмәт хакын күп очракта төшендә генә күрә ала. Шәһәрдә дә ул акчага канәгать гомер кичерүчеләр бар, дип сөйлиләр.

Ria.ru (Риа.ру) мәгълүматлары буенча, Татарстанда иң популяр хезмәт хаклары 22-45 мең сум аралыгында тибрәлә. 15 мең сумнан кимрәк акча алучылар (авылдагылардыр, дип фараз кылам) – бөтен халыкның 10,2 процентын тәшкил итә. Ә 100 меңнән артык алучылар – 2,9 процент. Гомумән, хезмәт хаклары күләме буенча Татарстан илдә 39нчы урынны били, диелә чыганакта.

“Беренче урында кем соң?” – диярсез сез. “Якутия!” – дип җавап бирермен мин. Анда уртача хезмәт хакы диапазоны – 59-147 мең. Халыкның 40 проценттан артыгы 100 меңнән күбрәк алып эшли. Ямал-Ненец автономияле округында хезмәт куючылар да Якутиядән азга гына калыша.

Өченче урынны Мәскәү били, анда аена 100 меңнән артык алучылар саны 32 процентка якын, ә уртача хезмәт хаклары 46-125 мең сум аралыгында “чабыша”.

Күршеләрнеке күркәме соң?

Чувашиядә яшәүче ут күршеләребез ай саен уртача 17-34 мең сум хезмәт хакына дәгъва кыла. Мари иле, Киров һәм Ульян өлкәләрендәгеләр дә артык мактана алмыйлар... Ә менә Башкортостан һәм Пермь өлкәсе рейтингта бездән өстәрәк – 36нчы һәм 37нче урыннарны билиләр. Әмма уртача хезмәт хакы күләме буенча бу өлкәләр бездән артык аерылмый – 20-46 мең сум.

Бөтен Россия картасына бармак төртеп, уртача исәпләгәндә, 100 000 сумнан артык алучы кавем халыкның – 7,9%ын, 15 000 сумнан азрак алучылар – 9,2%ын тәшкил итә. Калган 83% халык 15 меңнән 100 мең сумга кадәр аралыкта керемле булуы белән канәгать.
Без дә булганы белән канәгать була белик әле, җәмәгать. Табыннар мул, үзебез сау булыйк.

Ә мине – Әмир Исламов, диеп белерсез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэхэрдэ дэ 12-15 мен ала кеше. Буджет олкэсендэ эшлэучелэргэ артыгын тулэмилэр шул ул шэхэрдэдэ. Минималь хезмэт хакы кулэмендэ бик куп кешенен хезмэт хаклары.

    Мөһим

    loading