16+

Авыр хәлдә калып, кредитны каплап бару авырлашса нишләргә?

Кредит тарихы начар булган кешеләргә, банклар кредит бирүдән баш тартырга мөмкин.

Авыр хәлдә калып, кредитны каплап бару авырлашса нишләргә?

Кредит тарихы начар булган кешеләргә, банклар кредит бирүдән баш тартырга мөмкин.

Кайчандыр түләүләрне вакытында капламаган яки кредиткалар буенча бурычка батканнар ышанычсызлар рәтенә кертелә.
Әмма кредит тарихын яхшыртырга мөмкин. Мәсәлән, бурычларыгызны каплагыз һәм займнар санын киметегез. 

Интернетта банктагы танышлар аша ябылмаган бурычлар турында мәгълүматны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итүчеләр дә бар. Ышанмагыз – мошенниклар кулына килеп эләгүегез бар. Алар башкарылган эш турында ялган скриншот җибәрәләр һәм моның өчен акча таләп итәләр.

Кредит рейтингын канунлы ысуллар белән дә яхшыртып була:
Кредит реструктуризациясе. Әгәр дә сез авыр тормыш хәленә эләгеп, иске займнарны вакытында каплап бару авырлашса, банкка мөрәҗәгать итегез. Сезнең өчен килешү шартларын үзгәртәчәкләр: кредит срогын озайтып, айлык түләү күләмен киметәчәкләр. Кредит тарихы да бозылмаячак.

“Кредит табибы” хезмәте. Банк сезгә зур булмаган займ бирәчәк, аны тиешле вакытта каплап бару соралачак. Банк сезнең түләү мөмкинлеге булуын күрәчәк. Бар түләүләр билгеләнгәнчә башкарылса, банк сезгә яңадан зур буламаган кредит бирәчәк. Шул рәвешле кредит тарихы яхшырачак.

Банктан кечкенә лимитлы кредит картасы алу. Әгәр дә аннан даими файдаланып, түләүләрне вакытында кертеп барсагыз, бу кредит тарихына уңай йогынты ясаячак.

Залог биреп, займ алу. Түләү гарантиясе рәвешендә фатир, машина һәм башка милекне күрсәтеп, кредит алырга мөмкин. Әмма мондый займны бик ипләп алырга кирәк. Түли алмасагыз, милектән колак кагачаксыз.

Банкта депозит. Банкта счет ачып, анда акча сакларга мөмкинсез. Әгәр дә аны даими тулыландырып барсагыз, бу да кредит тарихын яхшыртачак.

Кредиттан ничек ял итәргә?
Бүген һәр кешенең диярлек кредитлары бар. Тормышта исә төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Сәламәтлек какшап китеп, озак вакытка хастаханәгә эләгүең яки эштән чыгарылуың ихтимал. Бу очракта айлык түләүләрне каплап бару да авырлаша. Роскачество кредит каникулларының нәрсә икәнен һәм аны кайсы очракларда банктан сорарга мөмкин булуын аңлата.

Кредит каникуллары ул, гади генә әйткәндә, түләүләрне 1 айдан – 6 айга кадәр кичектереп тору. Шул ук вакытта бу кешенең кредит тарихына да тискәре йогынты ясамый.

Кредит каникулларының шартлары:
•    Кредит каникулларын берничә кредитка алырга мөмкин, ләкин һәркайсына бер генә тапкыр
•    Займнар 2022 елның 1 мартына кадәр бирелгән булырга тиеш
•    Узган ел белән чагыштырганда, хезмәт хакы кимендә 30 процентка азрак булырга тиеш

Кредит каникулларын нинди төр займнарга алырга мөмкин?
•    Кулланучы кредиты – 300 меңгә кадәр
•    Автокредит – 700 меңгә кадәр
•    Лимитлы кредит карталары һәм башка займнар – 100 меңгә кадәр

Шулай ук ипотека түләүләрен дә кичектерергә була:
•    Күпчелек төбәкләр өчен 3 миллионга кадәр 
•    Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләре өчен 4 миллионга кадәр 
•    Мәскәүдә яшәүчеләргә 6 миллионга кадәр 

Кредит каникулларын ничек рәсмиләштерергә?
Кредит түләүләре буенча паузаны әҗәткә биргән банкта алырга мөмкин. Анда сезгә керем кимү турында нинди документлар таләп ителүен һәм аларны онлайн җибәрергәме яки офиска китереп тапшырыргамы икәнен аңлатачаклар. Гадәттә банклар документларны тапшырганнан соң 5 көн эчендә җавап бирә.

Кредит каникуллары займ реструктуризациясеннән нәрсә белән аерыла?
Коммерцияле банклар сәбәпләрен аңлатмыйча да займны реструктуризацияләүдән баш тартырга мөмкин. Чөнки алар займ алучыларга критерийларны үзләре билгели. Ә менә кредит каникуллары 106-ФЗ Федераль кануны белән теркәлгән. Клиент вазгыяте бар шартларга туры килә икән, банклар каршы чыга алмый.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading