1 декабрьгә кадәр вакыт бар: фатир, йорт, җир һәм машина өчен күпме түләргә кирәк? Кемнәр салымнан азат ителә? Баланың исеменә килгән квитанцияне ничек түләргә? Салым хезмәте белгечләре иң мөһим сорауларга җавап бирә.
Скопировать ссылку
1 декабрьгә кадәр вакыт бар: фатир, йорт, җир һәм машина өчен күпме түләргә кирәк? Кемнәр салымнан азат ителә? Баланың исеменә килгән квитанцияне ничек түләргә? Салым хезмәте белгечләре иң мөһим сорауларга җавап бирә.
1 декабрьгә кадәр 2025 ел өчен мөлкәт салымнарын түләргә кирәк. Күпләрнең почта тартмасында яки электрон шәхси кабинетында салым кәгазьләре инде бардыр. Ә кемгәдер ул бөтенләй килмәгән булырга мөмкин. Баланың исеменә салым исәпләнү дә сораулар тудыра. Кем түләргә тиеш, ташламалар кемнәргә каралган һәм түләү кәгазе килмәсә нишләргә? Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре аңлатма бирә.
Квитанция кайдан килә?
2025 ел өчен Татарстанда 2 миллион 197 мең кеше салым түләргә тиеш. Закон нигезендә, фатир, йорт, бүлмә, гараж, машина урыны, җир кишәрлеге һәм транспорт чарасы булган гражданнар мөлкәт салымнары түли.
Салым түләү турында хәбәрләр түләү вакытына кадәр кимендә 30 көн алдан җибәрелә. 1 ноябрьгә кадәр салым турында мәгълүмат килмәгән булса, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Салым хәбәрләре сентябрь ахырыннан таратыла башлаган. Аларның 90 проценттан артыгы электрон рәвештә — Дәүләт хезмәтләре порталында һәм салым түләүченең шәхси кабинетында урнаштырыла. Калган өлеше, якынча 7 проценты, почта аша заказлы хат белән җибәрелә.
Кәгазь квитанцияләр Башкортстандагы «Налог-Сервис» үзәгендә бастырыла. Шуңа күрә хатның башка төбәктән килүенә гаҗәпләнергә кирәкми. Түләү кәгазендә QR-код, штрихкод һәм махсус исәпләү номеры — УИН күрсәтелә. Алар ярдәмендә салымны түләргә мөмкин.
Салым милек кем исеменә теркәлгән, шул кешегә исәпләнә. Хәтта балигъ булмаган балаларның да салым түләү бурычы бар. Әлбәттә, алар өчен әти-әниләре җавап бирә.
Милек турындагы мәгълүмат салым органнарына дәүләт теркәве хезмәтеннән, Кече суднолар дәүләт инспекциясеннән һәм ЮХИДИдан килә. Салым шул мәгълүматлар нигезендә исәпләнә.
Фатир һәм йорт өчен салым исәпләгәндә ташламалы мәйданнар да каралган: шәхси йортның 50 квадрат метры, фатирның 20 квадрат метры һәм бүлмәнең 10 квадрат метры салымнан азат ителә. Ягъни салым бөтен мәйданга түгел, ә әлеге ташламаларны чигергәннән соң калган өлешкә исәпләнә.
Күчемсез милек салымы кадастр бәясенә, ә транспорт салымы машинаның төренә һәм двигатель куәтенә бәйле.
Кемнәр салым түләми?
Кайбер очракларда салым турында хәбәр бөтенләй килмәскә мөмкин. Әйтик, исәпләнгән салымнарның гомуми суммасы 300 сумнан ким булса, аны түләү киләсе елга күчерелә.
Мәсәлән, кешенең бер фатиры, бер гаражы һәм бер автомобиле булса, законда каралган шартлар үтәлгән очракта, алар өчен салым ташламасы кулланыла. Әгәр ике фатиры яки ике гаражы бар икән, икенче объект өчен салым түләргә туры киләчәк.
2026 елның 1 гыйнварыннан Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары һәм өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән гражданнар өчен дә бер транспорт чарасына салым ташламасы каралган.
Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә — ташламалар
Татарстанда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен салым ташламалары киңәйтелде. Бу үзгәрешләр 425-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә кертелде.
Ләкин ул двигатель куәте зур булган җиңел автомобильләргә, моторлы көймәләрдән тыш, су һәм һава транспорт чараларына кагылмый.
Ташлама хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына да бирелә. Алар арасында ир яки хатын, балигъ булмаган балалар, 18 яшькә кадәр инвалидлык алган балалар, көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге яшьләр һәм хәрбинең тәрбиясендә булган затлар бар.
Гаилә әгъзалары өчен ташлама хәрбинең махсус хәрби операциядә катнашу чорында гамәлдә була. Ул ел уртасында операциягә киткән очракта да бөтен календарь елы өчен исәпләнә.
Җир салымы буенча да ташлама каралган. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары 600 квадрат метр, ягъни 6 сутый җир өчен салым түләми. Кишәрлекнең мәйданы 6 сутыйдан артмаса, салым бөтенләй исәпләнми. Зуррак булса, 6 сутый мәйдан чигерелә.
Бу ташлама да 2022 елдан башлап бер җир кишәрлегенә карата кулланыла.
Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең мөлкәткә салым салу өлкәсендә камераль салым тикшерүе бүлеге башлыгы Валентина Бубнова аңлатты.
Керемең артса, салым да үзгәрә
Мөлкәт салымнарыннан тыш, кайбер гражданнарга керемнәргә салым — НДФЛ да исәпләнергә мөмкин.
Татарстан буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсенең физик затлар керемнәренә салымны һәм иминият кертемнәрен камераль тикшерү бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова аңлатканча, мондый керемнәргә салым ике ставка буенча исәпләнә: салым базасы 2,4 миллион сумнан артмаса — 13 процент, ә бу суммадан күбрәк булса — 15 процент.
Район коэффициентлары, хезмәт хакына өстәмәләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләнә торган кайбер акчалар өчен аерым кагыйдәләр гамәлдә.
Салым турында иң еш бирелә торган сораулар
Сорауларга Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Дәүләт хезмәтләре күрсәтү бүлеге башлыгы Гөлфия Каюмова җавап бирә.
— Әнием лаеклы ялда. Ни өчен аңа салым турында хат кәгазьдә килмәде?
Әлфия, Казан.
— Әгәр кеше Дәүләт хезмәтләре порталына теркәлгән һәм андагы хезмәтләрдән файдаланган икән, салым хәбәрләре аңа электрон рәвештә генә җибәрелә. Почта аша хатлар порталдан файдаланмаган кешеләргә килә.
— Баланың исеменә салым килгәнме-юкмы икәнен ничек белергә? Аның өчен аерым шәхси кабинет ачарга кирәкме?
Комментарийлар