7нче шәһәр клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә ел саен 9 меңнән артык бала туа. Биредә планлы операцияләр дә, ашыгыч ярдәм таләп иткән катлаулы очраклар да күп. Шуңа күрә медицина хезмәткәрләренә төшә торган җаваплылык аеруча зур.
Хастаханәнең баш табиб урынбасары, Казанның баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова сүзләренчә, яңа система табибларга кирәкле мәгълүматны тиз алырга мөмкинлек бирә.
– Акушер-гинекологлар ике гомер – ана һәм бала өчен җавап бирә. Хәзер операция вакытында кирәкле мәгълүматлар шунда ук экранда күренә. Акушер-гинеколог та, анестезиолог та пациентның хәлен күзәтә ала. Кәгазь тутыруга вакыт азрак сарыф ителә, ә табиблар пациент янында күбрәк була, – ди Татьяна Николаевна.
Система операцияләрне оештыруны да җиңеләйтә. Перинаталь үзәктә 13 бала тудыру залы һәм биш операция бүлмәсе бар. Аларның кайсысы буш булуын хәзер экраннан күрергә мөмкин. Бу планлы һәм ашыгыч операцияләрне тизрәк оештырырга ярдәм итә.
Кәгазь азрак – пациентка игътибар күбрәк
Анестезиология һәм реанимация буенча баш табиб урынбасары, Татарстанның баш анестезиолог-реаниматологы Александр Ванюшин фикеренчә, цифрлы технологияләрнең төп максаты – табибларның эшен генә җиңеләйтү түгел, ә медицина ярдәменең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыру.
– Элек операция вакытында кардиомонитор һәм үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты күрсәткечләрен шәфкать туташлары кулдан язып барырга тиеш иде. Кайбер мәгълүматларны операциядән соң хәтердән торгызып, документларга кертергә туры килде. Хәзер кан басымы, пульс, кандагы кислород күләме, электрокардиограмма һәм башка күрсәткечләр наркоз картасына автомат рәвештә теркәлә, – дип аңлата ул.
Тагын бер уңайлык: бүлек мөдире берьюлы берничә операция бүлмәсендәге хәлне күзәтә ала. Җиһазлар күрсәткечләрендә куркыныч үзгәрешләр булса, табиблар моңа тизрәк игътибар итә. Операциядән соң мәгълүматларны анализлау, килеп чыккан хәлләрне тикшерү һәм хаталарны ачыклау да җиңеләя.
Ренас Аббазов
«РАИСа» башка төбәкләргә дә кирәк
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Россиядәге стационарларның 89 процентында анестезиология һәм реанимация җиһазлары медицина мәгълүмат системасына тоташтырылмаган.
Т1 IT-холдингының техник директоры Алексей Изосимов сүзләренчә, сораштырулар медицина хезмәткәрләренең эш вакытының 30–50 процентын документлар тутыруга сарыф итүен күрсәтә.
– Операция һәм реанимация бүлекләрендә медицина җиһазлары аеруча күп. Әмма нәкъ менә алар еш кына цифрлы системадан читтә кала. Безнең максат – табибларны кәгазь эшеннән арындыру. Табиб пациент белән күбрәк вакыт үткәрергә тиеш, – ди ул.
«КваттроЛаб» компаниясе генераль директоры Алексей Березкин аңлатканча, системаны булдыруда табиблар, инженерлар һәм IT-белгечләр бергә эшләгән. Ул Россия медицинасының үзенчәлекләрен исәпкә алып әзерләнгән.
Комментарийлар