Үзенең күзәтүләреннән чыгып, дару үләннәренә дә мода керүен сөйләде ул. Бер ара халык алтын мыек (золотой ус), аннары кара чүпләмә уты (морозник), бишьяфрак (сабельник) белән кызыксынып алган, хәзер иван-чәй белән чебен гөмбәсе популяр икән. Бер-ике елдан алары да модадан төшеп калып, башкалары керәчәк, ди әңгәмәдәшем.
Үлемгә дә китерергә мөмкин
Табибларны да бу “мода” борчуга салган. “Российская газета” язганча, илдә яңа төрле мавыгу барлыкка килгән дип әйтергә була. Социаль челтәрләрдә таралган фикергә караганда, чебен гөмбәсе, без уйлаганча, алай ук куркыныч түгел икән. “Дөрес” итеп әзерләгәндә, хәтта файдалы да ди. Аңардан мазь һәм төнәтмәләр ясап, буыннарын дәвалыйлар, тире авыруларыннан файдаланалар икән. Тагын да осталары гөмбәнең эшләпәсен киптереп, порошок итеп төеп, дару сыйфатында эчәләр. Шуның белән хастаханәгә эләгүчеләре дә юк түгел.
Белгечләр әйтүенчә, 2021 елда чебен гөмбәсеннән агуланучыларның саны 40 процентка арткан. Эрисман исемендәге федераль фәнни үзәкнең потенциаль куркыныч химик һәм биологик матдәләр Россия регистры директоры Халидә Хәмидулина да, кызыл чебен гөмбәсенең агулы психоактив гөмбә булуы, кулланган очракта җитди агулануга, аерым алганда йөрәк мускулларының артык киеренкелегенә, дозасы күпкә киткән очракта көзән җыеру, үпкәләр шешү, хәтта үлемгә китерүен кисәтә.
Интернетта чебен гөмбәсенең файдасы турындагы мәгълүматка таянып, чак кына исән калучылар да юк түгел. Берничә ай элек кенә Мәскәүдә 9нчы сыйныф укучысы да, тотлыгудан ярдәм итә дип, интернет аша чебен гөмбәсен сатып алып ашаган һәм реанимациягә эләккән.
Аз гына шаярту
Гөмбә җыйдым. Кыздырдым. Алай-болай була калса дип, кырындым, чиста матур киемнәрне кидем. Ашап утырам...
Комментарийлар