Адвокат Марат Гайнуллин ачыклык кертә.
Россиядә хезмәткәрләргә көн дәвамында 30 минуттан 2 сәгатькә кадәр тәнәфес каралган, аның дәвамлылыгы һәм ешлыгы эш шартларына бәйле.
Эш вакыты режимы – эш атнасының озынлыгын, аерым категория хезмәткәрләр өчен нормалаштырылмаган эш көне белән эшләүне, көндәлек эшнең дәвамлылыгын, шул исәптән тулы булмаган эш көнен, эш башлану һәм тәмамлану вакытын, эштәге тәнәфесләр вакытын, тәүлеккә сменалар санын, эш һәм эшләми торган көннәрнең чиратлашуын күздә тотарга тиеш. Россия Хезмәт кодексының 108 маддәсе нигезендә, хезмәткәргә 30 минуттан башлап ике сәгатькә кадәр ял һәм туклануга мәҗбүри тәнәфес гарантияләнә. Бу вакыт аралыгы эшләү вакытына кертелми.
Дәвамлылыгы дүрт сәгатьтән артмаган эш сменасы булган очракта тәнәфесләр бирелмәскә дә мөмкин. Ял итү һәм туклану өчен тәнәфес бирү мөмкин булмаган эшләрдә ял итү һәм ризык кабул итү мөмкинлеген эш бирүче тәэмин итәргә тиеш.
Шулай ук яшь ярымга кадәр балалары булган хатын-кызлар яки ялгыз әтиләр бала имезү, ашату өчен тәнәфес алырга хокуклы, моның өчен һәр өч сәгать саен ярты сәгать вакыт бүленеп бирелә.
Шул ук вакытта махсус шартларда эшләүче кешеләр махсус тәнәфесләр белән тәэмин ителергә тиешле. Алар эш вакыты буларак исәпкә алынырга һәм түләнергә мөмкин. Мондый шартларга – елның салкын вакытында ачык һавада яисә җылытылмый торган ябык биналарда эшләү, һаваның югары температурасында хезмәт итү керә. Төяү-бушату эшләрендә йөк ташучылар, шәһәрара ташуларда катнашучы автомобиль йөртүчеләр, шулай ук һава хәрәкәте диспетчерлары шулай ук махсус тәнәфесләргә хокуклы.
Әгәр махсус тәнәфес (җылыту, җылылык бирү һ.б. өчен) кирәклеге техник шартларда, технологик документациядә, санитария яки башка кагыйдәләрдә язылган булса, аның срогы эш вакытына кертелә һәм түләнә. Башка очракларда махсус тәнәфес ял итү өчен тәнәфес төре булып тора.
Чәй эчәбезме?
Эш бирүче хезмәт урынында чәй эчүне тыярга хокуклы. Ләкин бу тыю хезмәткәрләр төшке аш вакытында эш урыныннан китә алган очракта гына кулланырга мөмкин.
Компания офиста үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кертергә хокуклы, шул исәптән бу эш урынында чәй эчүне тыюга да кагыла. Әгәр хезмәткәрнең төшке аш вакытында үз эш урыныннан китү мөмкинлеге булса, мондый тыюны билгеләргә мөмкин.
Канун буенча җитештерү биналарында ризык кабул итү тыела, ә аерым предприятиеләр өчен ризык кабул итү өчен бүлмәләр булдыру буенча таләпләр санитария нормалары белән билгеләнгән.
Эш көне дүрт сәгатьтән азрак дәвам иткән очраклардан тыш, эш бирүче үз белдеге белән хезмәткәрләрне төшке аштан мәхрүм итә алмый. Моннан тыш, төшке ашның башлану һәм тәмамлану вакыты барлык хезмәткәрләр имзалый торган локаль актта төгәл билгеләнергә тиеш. Төшке ашның дәвамлылыгы 30 минуттан да ким һәм ике сәгатьтән дә артык булмаска тиеш. Шул ук вакытта дүрт сәгать дәвам иткән эш көнендә төшке ашка тукталу тәнәфесе булмаска да мөмкин, бу компаниянең локаль актында күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткәр эш бирүчегә тәнәфес оештыруны таләп итеп гариза яза ала, ә ул да ярдәм итмәсә, Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайчак эшче үзенә тиешле төшке аш тәнәфесен кулланмаска мөмкин, әмма бу очракта эш көне озынлыгы кыскартылмаячак.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар