16+

Эшләргә теләсәләр, корал бар

Башкалада, санитар чистарту икеайлыгы кысаларында, гомүмшәһәр өмәсе 25 апрельдә үткәреләчәк. Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләгәнчә, шәһәрдән 700 мең тоннадан артык кар чыгарылган. - Юлларны җыештыру эше әйбәт кенә барса да, тротуарлар тиешенчә чистартылмады. Әлегә эшчеләр һәм кече күләмле техника җитми,- диде Игорь Куляжев....

Башкалада, санитар чистарту икеайлыгы кысаларында, гомүмшәһәр өмәсе 25 апрельдә үткәреләчәк.

Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләгәнчә, шәһәрдән 700 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

- Юлларны җыештыру эше әйбәт кенә барса да, тротуарлар тиешенчә чистартылмады. Әлегә эшчеләр һәм кече күләмле техника җитми,- диде Игорь Куляжев.

Санитар чистарту чараларында 200 меңнән артык казанлы, дүрт мең предприятие һәм оешма катнашыр дип уйлыйлар. Өмәләргә шәһәр хакимияте, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстолары хезмәткәрләре дә чыгачак.

- Парклар һәм скверлардагы 245 гектар мәйдан тәртипкә китереләчәк. Кызганыч, үз теләкләре белән өмәләргә килүче казанлылар саны елдан-ел кими. Әгәр теләк белдерүче булса, идарәче компанияләрдә һәркемгә җитәрлек эш кораллары, чүп тутыру өчен капчыклар әзерләп куелды,- диде Игорь Куляжев.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин: "Казан - уртак йортыбыз. Быел Казан чисталыгына аерата игүтибар кирәк. 9 майда - Җиңүнең 70 еллыгы, Казанда 1 майга җыештыру- төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланырга тиеш", - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading