16+

 “Гаилә ипотекасы” программасыннан һәркем файдалана ала

Ипотека буенча кредит бирү программаларынан узган ел да, 2022 елда да ташламалы ипотека ихтыяҗ иң зур булганнардан саналды  “Гаилә ипотекасы” программасы иң популяр, һәркем файдалана алырлык һәм кызыксыну зур булганнардан исәпләнә. 

 “Гаилә ипотекасы” программасыннан һәркем файдалана ала

Ипотека буенча кредит бирү программаларынан узган ел да, 2022 елда да ташламалы ипотека ихтыяҗ иң зур булганнардан саналды  “Гаилә ипотекасы” программасы иң популяр, һәркем файдалана алырлык һәм кызыксыну зур булганнардан исәпләнә. 

Әлеге программаның шартлары һәм мөмкинлекләре турында “Открытие” Банкының “Казанский” ОО ипотека кредиты бүлеге җитәкчесе Артур Ибәтов сөйләде.

– Фатирларны ипотекага күбрәк гаиләлеләр ала. “Гаилә ипотекасы” программасы алар өчен кай ягы белән отышлы?
– “Гаилә ипотекасы” яшь гаиләләргә төзелеп килгән торак объектыннан төзелеш этабында яки әзер фатир сатып алырга мөмкинлек бирә, ләкин бу очракта турыдан-туры беренчел милекче булган төзүче оешмадан гына.
Программа 2018 елдан бирле гамәлдә. Аның ярдәмендә балалары булган гаиләләр торак сатып алу өчен түбән процент белән заем ала алалар, ә банкларга мондый ставкадан алынмый торган табышның бер өлешен дәүләт компенсацияли.
2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче яки аннан соңгы баласы туган гаиләләргә яисә 18 яшьтән кечерәк инвалид балалары булган гаиләләргә ташламалы шартларда кредит бирелә.
Кредит 18 яшьтән 70 яшькә кадәрге (ипотека түләү вакытына шулкадәр яшь булырга мөмкин), бер урында кимендә 3 ай эшләгән, ә гомуми эш стажы 1 елдан артык булган Россия гражданнарына каралган. Әгәр дә заемщик үзмәшгуль икән, ул әлеге статуста кимендә 6 ай теркәлгән булырга тиеш.
Кредит суммасына килгәндә, төбәкләр өчен ул 6 млн сумга кадәр тәшкил итә. Әгәр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсен алсак, аларда ипотека кредиты суммасы 12 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин. Кредит вакыты 3 елдан 30 елга кадәр. Беренчел кертем 15%тан 80%ка кадәр булырга тиеш. Әгәр дә сез яисә сезнең белән бергә ипотека алучы шәхси эшмәкәр яисә үзмәшгуль икән, ул вакытта беренчел кертем 30 проценттан 80 процентка кадәр булырга тиеш. Беренчел кертем буларак, ана капиталын кулланырга ярый. Шулай ук юридик яки физик заттан күчерү шартнамәсе буенча фатир сатып алырга мөмкин.  Бу очракта  фатирны төзелеш этабында  йорт төзүчедән турыдан-туры  сатып алалар да, ә аннары тиз арада аны сатып җибәрәләр.
Шунысына да игътибар итегез: гаилә ипотекасы икенчел торакка кагылмый – физик заттан мондый шартларда фатир сатып алып булмаячак. Искәрмә буларак, Ерак Көнчыгыш федераль округы авыл җирлекләре территориясендә икенчел базарда әзер торак сатып алу мөмкин. 
Тагын бер мөһим момент: әлеге программа буенча сатып алына торган фатирлар  иминләштерелергә тиеш. Заемщикка торакны һәм тормышны иминиятләштерергә кирәк булачак. Бу – мәҗбүри.

– Күп балалы гаиләләр әлеге программадан файдалана аламы?
– Әйе, төп шартлар үтәлгән очракта күп балалы гаиләләр “Гаилә  ипотекасы”н рәсмиләштерә ала.

– Ә гаиләдә тәрбиягә алынган бала булса, бу программа буенча ипотекага гариза бирү мәгънәсе бармы?
– Әлбәттә, әгәр гаиләдә уллыкка яки кызлыкка алынган бала, яки аңа опекунлык рәсмиләштерелгән булса, бу гаилә дә әлеге программадан файдалана ала. Иң мөһиме – баланың әлеге билгеләнгән вакыт  аралыгында  тууы.

– Хәзер күп кенә банклар ставкаларны киметә. “Открытие” банкында “Гаилә ипотекасы” программасы буенча ставкалар кимедеме?
– “Открытие” банкы үз программаларының шартларын даими яхшыртып тора. Бүген банкта минималь ставка – еллык 9,39%, ул беренчел базарда да, икенчел базарда да фатирлар сатып алуга тәэсир итә. Ташламалы программаларга килсәк, безнең  продуктлар базарда иң отышлылардан исәпләнә: “Гаилә ипотекасы” – 5,3 проценттан, “Дәүләт ярдәме белән бирелә торган ипотека” – 6,3 проценттан, “IT-ипотека” – 4,5 проценттан башлана. 
 

реклама хокукларында

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading