Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе нигезендә, Татарстанда азык-төлек запасы булдырылды, ул кимендә ике айга җитәчәк. Шул ук вакытта республикада продукция запасы сатып алучылар ихтыяҗлары нигезендә даими тулылана. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтүенчә, хәзерге вакытта республика халкын үзебез җитештерү хисабына төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин ителә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәк халкын азык-төлек товарларын күпләп сатып алып, ажиотажга бирешмәскә, ә продукцияне сатучыларга бәяләрне арттырмаска чакыра. Кайбер районнарда яшәүчеләрдә бәяләрнең көн дәвамында артуы турында хәбәрләр килә, болар барысы да контрольгә алыначак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың азык-төлек базарларындагы хәлләрне тикшереп тору буенча оператив штаб төзелде, аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе керә.
Комментарийлар