– Чулпан, әлеге синдром кешенең көндәлек тормышына һәм шәхесара мөнәсәбәтләренә дә йогынты ясамый калмыйдыр, әйеме?
– Бу синдром кешенең үзенә һәм аның тормышына зур тәэсир ясый. Кичектерелгән торыш синдромы белән яшәүчеләр тормышта күп әйберне югалта. Безгә бары тик бер тапкыр гына яшәү мөмкинлеге бирелгән! Матур һәм якты итеп тормыш итү урынына андый кешеләр яшәми, ә бары тик тереклек итә. Күп нәрсәне үзләренә рөхсәт итмәгәнгә һәм вакыйгаларны кичектергәнгә күрә кешедә негатив эмоцияләр җыелып бара: агрессия, ачу, үпкә... Әлбәттә, боларның барысы да аның психоэмоциональ халәтенә “бәрә”. Мондый кешеләр гадәттә аппатия һәм депрессиягә дучар була.
– Кичектерелгән тормыш синдромын җиңеп чыгарга мөмкинме? “Монда һәм хәзер” яшәү өчен нинди ысуллар тәкъдим итәсез?
– Кичектерелгән тормыш синдромы кешегә ял итәргә, тормыштан ләззәт алырга, бәхет тәмен татып карарга ирек бирми. Күп очракта, югарыда әйткәнемчә, кеше яшәми, ә тереклек итә. Бу синдром белән эшләү өчен берничә ысул тәкъдим итәр идем. Беренчедән, проблеманың бар икәнен аңларга кирәк. Икенчедән, кичектерелгән тормыш синдромы белән яшәү – ул үз-үзеңне алдау һәм билгесезлеккә юл икәнен кабул итү мәҗбүри. Ягъни без бәхетле тормышта яшәү мөмкинлеген югалтабыз, дигән сүз. Шулай ук бик мөһим аспект – үзбәяңне, үзеңә ышанычны үстерү. Бу кичектерелгән тормыш синдромы белән көрәшүнең нигезе! Шуңа күрә психологка баруны да киңәш итәсем килә. Кайвакыт без үз-үзебегә ярдәм итә алмаска мөмкинбез, кешегә кеше кирәк.
Тагын бер ысул – балачактан хәзерге көнгә кадәр әти-әниләребез безгә нинди “установка”лар куйганын ачыклау. Ак кәгазь бите алыгыз һәм сезгә бәхетле, чып-чын тормыш алып бару өчен комачау иткән кагыйдәләрнең барысын да язып чыгыгыз. Әйтик, югарыда атап узган, яңа киемне бәйрәмнәрдә генә кию кагыйдәсе. Бу сезнең “установка”лар түгел икәнен үзегезгә сеңдерергә тырышыгыз: яңа киемне, яңа савыт-сабаны теләгән вакытта куллана аласыз! Мисал өчен, сәбәпсез генә матур кием сатып алыгыз һәм гадәти көндә киегез. Элек җыелып килгән, эшләргә “ярамаган” эшләрне үзегезгә рөхсәт итегез!
Тагын бер мөһим киңәш – куркуларыгызны барлап, язып чыгыгыз һәм ни өчен шулай икәнен ачыкларга тырышыгыз. Үзегездән генә килеп чыкмаса, белгечкә, ягъни психологка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. “Монда һәм хәзер” яшәвегезне онытмагыз, чөнки кичектерелгән тормыш синдромы булган кеше киләчәк белән яшәргә күнеккән: әле булмаган хәлләр өчен борчылып, вакыты килеп җиткәч, моны-тегене эшлим, сатып алам, дип планлаштырып... Яшәр һәм яшьнәр өчен вакыт нәкъ менә хәзер, бүген! Нинди дә булса эшне башкармас өчен сәбпләр эзләмәгез, киресенчә, бу эшне башкару өчен мең дә бер сәбәп табыгыз. Максатлар куегыз һәм булганына рәхмәтле булырга өйрәнегез, чөнки бу синдром булган кешеләр үзләрен, тормышларын тиешле дәрәҗәдә бәяләп бетерми...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар