16+

Көне буе ял итте, күңел ачты халык

Узган атнаның шимбәсендә Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында бәйрәм көтелүе авылга кергәндә үк сизелә иде.  Һәр йортның капка төбендә икешәр-өчәр машина тезелеп киткән. Авыл көне буласын ишетеп, карилеләр туган нигезләренә җыелган.

Көне буе ял итте, күңел ачты халык

Узган атнаның шимбәсендә Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында бәйрәм көтелүе авылга кергәндә үк сизелә иде.  Һәр йортның капка төбендә икешәр-өчәр машина тезелеп киткән. Авыл көне буласын ишетеп, карилеләр туган нигезләренә җыелган.

Шундый тырыш кешеләре белән яши авылыбыз.

Күрше-тирә авыллардан да килүчеләр бар иде. Көне буе ял итте, күңел ачты халык. Күптән күрешмәгән таныш-белешләр, сыйныфташлар очрашып, хәл белеште, истәлек-хатирәләре белән бүлеште. Бер мәйданга җыеп ял иттергәне өчен мең кат рәхмәт шушы бәйрәмне оештырган игелекле авылдашыбыз Гөлсинә апа Дәүлиевага.

Ике-өч ай алдан ук билгеле иде Авыл көне узасы. Бәйрәмгә хәтта җырчылар да кайтасы ди! Ә аны оештыручы Гөлсинә апа күңелендә бер ел йөрткән бу ниятен. Бүген ул Әлки районының Базарлы Матак авылында яши. Читтә яшәсә дә, күңеле белән гел туган авылында. Мөмкинлеге булу белән, авылдашларын сөендерергә тырыша. Авыл көнен быел өченче тапкыр уздырды. Моннан берничә ел элек авыл уртасындагы тәмле сулы “Әпкә” һәм “Мөхәммәтгали” чишмәләрен яңартты. Чишмә суына барган саен, авыл халкы Гөлсинә апага рәхмәтләрен укый. 

Яңа елда тагын бер бүләк ясады. Бу юлы клуб ишегалдына зур Кыш бабай, Кар кызы һәм болан сыннары алып кайтты. Нәниләргә исә тәмле күчтәнәчләр таратты. 

Быелгы өч көнгә сузылган Авыл көнендә дә шаккатырды. Авылның бер генә кешесен дә игътибарсыз калдырмады. Бәйрәмнең беренче көнендә бизәлгән атлар җигеп, гармун уйнатып, авылның һәр өлкән кешесе белән күрешеп, хәлләрен сорашып, күчтәнәчләр таратып чыкты. 

Икенче көнне алмагач бакчасы тугаенда Корбан ашы уздырды. Тәмле сыйлы мул табыннар артында сыйлангач, барысы бергә ил-көнгә тынычлык теләп дога кылдылар. Гөлсинә апаның үзенә һәм гаиләсенә иминлек, исәнлек теләп, рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. Корбан ашыннан соң, авыл халкы бик күптән тилмереп көткән шифалы яңгыр да явып китте. Сөенеч өстенә сөенеч булды ул көн. 

Өченче көнгә авыл халкы кабат шул мәйданга җыелды. Бу юлы да бүләкләр өләшенде, матур теләкләр җиткерелде, җырлар җырланды, уеннар уйналды. Хәтта бәйрәмгә дип махсус чакырылган баянчы Динар Бәдретдинов, җырчылар Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Резедә Төхфәтуллина, Ринас Шиһапов, Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар, Шамил Галиев, Альберт Галимуллин, матур җырларын бүләк итеп кенә калмыйча, уеннарда да катнаштылар. Бәйрәмне башыннан ахырына кадәр алып барган Рушания Вәлиева беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде. 

Талантлы авылдашларыбыз – “Әкият” курчак театры актрисасы Фәнзилә Сабирова белән Әлмәт театры актрисасы, җырчы Мәдинә Гайнуллинаның чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәде. Үзебезнекеләр дип горурланып утырды авыл халкы! 

Бәйрәмне оештырган Гөлсинә апа Дәүлиевага, аның гаиләсенә, туганнарына, мондый зур эшне башкарып чыгарга ярдәм иткән авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллинга, авылым дип янып йөргән Әлфия апа Сафинага, Фирая апа һәм Илсур абый Кәримуллиннарга, Венера апа белән аның кызлары Гөлүсә, Гөлинә Зыятдиноваларга, Әхәт Гайнуллин һәм Мансур Галимҗановлар гаиләсенә,  Чаллы авылыннан Ринат Мингалиев белән Кече Кариледән Зиннур  Мөлековка, исемнәре аталмый калган башка авылдашларыбызга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. 

Моннан бер ай элек кенә авылыбызда Сабан туе да гөрләп узды. Анысын авылдашыбыз Татарстанның атказанган төзүчесе Әнәс абый Шиһапов белән нәсел тамыры Кама Тамагыннан булган, шулай ук республиканың атказанган төзүчесе Рөстәм абый Сафиуллин оештырды. Шундый актив, тырыш кешеләре белән яши авылыбыз. Бик матур бәйрәм бүләк иттегез сез! Аның җылысы күңелләрдә әле озак сакланыр.
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading