16+

Миллениум күперенең бер полосасы ябыла

Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.

Миллениум күперенең бер полосасы ябыла

Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.

– Бу чара корылманы тикшерү һәм төзекләндерү эшләренең колачын ачыклау өчен үткәрелә, – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Миллениум күпере 2007 елда ачылган иде.
– Күпернең, 16 ел файдалану дәвамында, өске асфальт катламы гына алмаштырылды. Бүген инде гидротышчаны яңарту сорала. Юл өслегенең барлык катламнарын да алмаштырырга кирәк. Кайбер терәк баганаларны һәм конструкцияләрне дә ремонтлау зарур, – диде Игорь Куляжев.

Мәсьәләгә карата шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров та фикерләрен әйтте.
– Шушы атнада Миллениум күперенә күптән көтелгән ремонт эшләренә керешәбез. Беркадәр уңайсызлыклар туачак, әлбәттә. Ләкин, бу бик кирәкле һәм мөһим эш. Ремонт барышы транспорт агымына да тәэсир итәчәк. Шунлыктан, транспорт чараларын идарә итүчеләрне юл йөрү һәм вакыт мәсьәләсен алдан ук уйлап куюларын сорыйбыз. Күпер тулысынча ябылмый, әмма беркадәр вакыт сабырлык күрсәтергә туры киләчәк, – диде Рөстәм Гафаров.

Ремонт эшләре вакытында Миллениум күперенең икенче яртысында, Вишневский урамыннан Сибгат Хәким урамына кадәр капма-каршы хәрәкәт оештырыла. Күперенең бер полосасында хәрәкәтне ябу алдагы бер-ике көннән көтелә.

Миллениум күпере – шәһәр әһәмиятендәге тиз хәрәкәтле магистраль юл. Күпернең гомум озынлыгы 1,5 чакрым, асылма өлеше 835 метр. 
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин да инженерлык корылмасын карап чыктылар. Рөстәм Миңнеханов күперне төзекләндерү буенча планлаштырылган эшләрне үз вакытында башкарырга һәм сыйфат мәсьәләсен нык күзәтчелектә тотарга кушты.

Фото: https://kzn.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading