16+

Штраф чәпәргә мөмкиннәр. Әлеге биш очракны белеп торыгыз!

Ни гаҗәп, өйдә дә штраф “чәпергә” мөмкиннәр. Тәртип тә бозмыйсың бит. Мәгәр бер ялгышу яисә кирелек җитә...  Штраф. Ишетүгә ярты өнне ала торган әллә нинди шомлы сүз, әйеме?! Җитмәсә адым саен сагалый. Өйгә кереп бикләнсәң генә урам уртасында басып калыр кебек. 

Штраф чәпәргә мөмкиннәр. Әлеге биш очракны белеп торыгыз!

Ни гаҗәп, өйдә дә штраф “чәпергә” мөмкиннәр. Тәртип тә бозмыйсың бит. Мәгәр бер ялгышу яисә кирелек җитә...  Штраф. Ишетүгә ярты өнне ала торган әллә нинди шомлы сүз, әйеме?! Җитмәсә адым саен сагалый. Өйгә кереп бикләнсәң генә урам уртасында басып калыр кебек. 

Ләкин юк... Үзеңнән алда түреңә дә менеп кунакларга сәләтле икән әле ул. Берничә очракта билгеле.
 “РИА Новости” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин шундый биш очрак турында россиялеләргә сөйләгән. Ә без исә саный торгач, аның санын сигезгә җиткердек.

Гамәлдәге кануннар нигезендә, кичке сәгать уннан алып, иртәнге сәгать җидегәчә күршеләргә комачауларлык дәрәҗәдә артык тавышлану канун тарафыннан тыела. Мин үз өемдә, ничек телим шулай яшим, дип булмый. Фатирны төзекләндерүчеләр тыелган вакыттан соң перфоратор ише тавышлы эш кораллары белән дә эшли алмый, көчле музыка уйнатырга да ярамый. Юкса, беренче юлга кисәтү ясау, алга таба да канунга буйсынмаганда 1000-1500 сум күләмендә штраф салу каралган. Бу мәскәүлеләр өчен. Ә Татарстан республикасында исә ял көннәрендә аның күләме физик затларга 5 000 сумнан алып 50 000 сумга кадәр, ә юридик затларга исә 50 000 сумнан алып 150 000 сумга чаклы каралган. 

Подъезда, йорт янында, хәтта үз фатирыңның балконында тәмәке тарткан өчен дә 500-1500 сум күләмендә штраф көтә. Тәмәке төтене яисә төпчеге күршеләрнең милкенә эләгә икән, белегез – канун тиешлесен “каерып” алачак. Бу дарулардан тыш, теләсә кайсы никотинлы продукция куллану очракларына, шул нисбәттән кальянга да кагыла. Балалар мәйданчыгында тәмәке тарткан өчен штраф күләме исә 3000 сумга кадәр. 

Аш бүлмәсендәге бер диварны сүтеп кунак бүлмәсе белән тоташтырырга яисә кунак бүлмәсендәге бер диварны юк итеп, аны балкон хисабына зурайтырга яки диварның урта бер җиренә ишек уярга теләүчеләр уена да канун каршы килә. Бу фатирны үзгәртеп планлаштыру дип атала. Рөхсәтсез керешәсез икән штрафы да саллы – 2000-2500 сум тирәсе. Иң үкенечлесе, әгәр моны яшерен эшләп, белсәләр, барысын да элеккеге кыяфәтенә, ягъни беренчел халәтенә кайтарырга туры киләчәк. Гади ремонт өчен берни таләп ителми.

Обойлар белән плитканы теләсә ничек итеп ябыштыра аласыз. Ә менә фатирны яңадан үзгәртеп планлаштырасыгыз яисә үзгәртеп корасыгыз килә икән проектлар төзү бюросына заказ бирергә, яңа проектны җирле үзидарә органнарында раслатырга һәм техник паспортын да үзгәртергә туры киләчәк. Катлауландыру нигә кирәкме? Куркынычсызлык өчен. Чөнки диварлар бинаның төп каркасы. Бер фатирны “үзгәртү” аркасында бөтен йорт зыян күрергә мөмкин. Шуңа да һәр диварны да яртылаш калдырып сүтәргә, “күчерергә”, йә булмаса аңа ишек уярга рөхсәт ителми. Унитаз, раковина, газ плитәсенең урынын үзгәртү өчен дә махсус проект, рөхсәт кирәк. Проект эшләүчеләр янгыннан саклану, санитар-гигиена, экология таләпләрен истә тотып эшли. Әгәр дә дивар, әйтик, каркасны күтәреп тормый икән, ашарга пешерү плитәсе газга көйләнмәгән очракта аш бүлмәсендәге диварны алып, башка бүлмә белән тоташтырырга рөхсәт бирелә. Шунысын да искәртәбез, юридик затларга штраф күләме 40 000 сумнан алып 50 000 сумга чаклы.

Итекчедән күрмәк читекче дигәндәй, йокы бүлмәсенә джакузи урнаштырсагыз, җылылык торбаларының урынын үзгәртсәгез, фатирдагы диварларга тимәсәгез дә идарәче компаниянең ризасызлыгы штрафка китерә. Ә аның күләме фатирны үзгәртеп планлаштыру штрафы күләменә тиң. Иң яхшысы, бу очракта да рөхсәт язуы алу. 

Күп катлы йортлардагы фатирларны коммуникация хезмәтләре бер “йодрык”ка бәйли. Фатир эчендәге газ җиһазларының эшчәнлеген тикшерү һәм төзекләндерү өчен махсус оешмаларның вәкилләрен кертмәсәгез 1000 сумнан алып 2000 сумга тиклем штраф көтә. Үзсүзләнү урынсыз, эшчеләрне фатирга кертү мәсьәләсен ахыр чиктә суд аша хәл итәчәкләр. Тик шуны да белегез, әгәр дә сез төзекләндерү эшләрен башкару өчен фатирыгызга эшчеләрне кертмәү аркасында авария килеп чыккан һәм күршеләрегезнең мөлкәте зыян күргән икән, ул чагында штраф күләме 30 000 сумга кадәр. Ә күршеләрегезнең әле матди һәм рухи зыян өчен компенсация таләп итеп судка да мөрәҗәгать итәргә дә хаклары бар. 

Фатир хуҗалары үз торагын тәртиптә тотарга, аны җимерелү ихтималыннан сакларга бурычлы. Фатир яшәү өчен генә кулланылырга тиеш. Фатирны хостел яисә кунакханә итеп үзгәрткән очракта 1500 сумга кадәр штраф каралган. Канунсыз алып барылган эш барыбер туктатылачак.
Шапшак хуҗаларның чүпне подъездга, ишегалдына ташлавы –административ тәртип бозуга керә, тотылсалар 3000 чаклы штраф түләячәкләр.
Газ җиһазларының эшчәнлеген тикшереп, карап тору, аны алмаштыру өчен килешү төзүдән баш тарту да 1000-2000 сум тирәсе акчадан колак кагырга “ярдәм” итә. Зәңгәр ягулык белән шаярырга ярамый, димәк аңа нисбәтле эшләрне үз вакытында башкару хәерле.
 


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading