– Документларын 2011 ел ахырында биреп, әлегә һаман да якындагы чиратта торучылар бар. Шул чорда аларның балалары да туган. Шартнамә төзелгән очракта, бу гаилә бала туганнан соң бирелә торган 200 мең сум акчага өмет итә аламы?
– Документларын бала туганчы ук тапшырып, комиссия аларны торакка мохтаҗ дип табып, якындагы чиратка керткән булса, акчаны ала алалар.
– Якындагы чиратта торучылар кайчан да булса фатирлы булырмы икән соң?
– Халык арасында социаль ипотека бетә икән дигән сүз йөри. Ул һич кенә дә бетәргә тиеш түгел. Бәлки, эшчәнлеге буенча ул аз гына кимер. Ни өчен дигәндә, республикада башка федераль программалар да эшләп тора. Шуларның берсе – торак төзелеше кооперативлары. ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 28 декабрендәге 1164 нче карары нигезендә, социаль ипотека программасы буенча фатир ала алмаучы өч категориягә караган хезмәткәрләр – медицина, мәгариф, мәдәният системасында эшләүчеләр һәм дәүләт хезмәткәрләре керә ала бу кооперативларга. Монда керүнең таләпләре социаль ипотека программасы таләпләренә тәңгәл, чөнки бөтен программалар да Торак төзелеше кодексына нигезләнгән. Ә Торак төзелеше кодексында әйтелгәнчә, Россия җирлегендә яшәүче һәр кешенең фатирында кеше башына гомуми мәйданны бүлгән вакытта ул 18 кв м һәм аннан да югары чыга икән, бу гаилә торак белән тәэмин ителгән санала. 18 кв м дан азрак чыккан очракта, бу кешенең торак шартларын яхшыртырга хокукы бар. Торак төзелеше кооперативларының бер шарты бар: бер урында кимендә биш ел эшләргә кирәк. Хезмәт хакыннан чыгып исәпләгәндә дә түләргә сәләте булырга тиеш. Бу йортлар федераль җирлектә төзеләчәк. Әйтик, Оборона министрлыгына бирелгән җирләр бар бездә. Төрле уку йортлары карамагындагы җирләр бар. Столбищеда Усады бистәсеннән ерак түгел Авыл хуҗалыгы институтының тәҗрибә участогы бар иде, шунда да булырга мөмкин. Җирле хакимият ул җирләрдә инженерлык коммуникацияләре үткәрергә – юллар булдырырга, су һәм газүткәргечләр, электр чыбыклары сузарга, коллектор салырга тиеш. Бу эшләр 2014 елда башкарылыр дип көтелә. 2015тә кооперативларга керүчеләр исемлеге һәм проект раслангач, йортлар салу башлана. Тәҗрибә өчен Казанның Горсоветская урамында ТТК программасы кысасында бер йорт төзелә башлады да инде. ТТК Россия программасы булганлыктан, монда, гаиләдә бала тугач, аның хисабына 200 мең сум акча күчерелми. Бәяләре социаль ипотекадан кыйммәтрәк тә була.
Сатылмый, арендага бирелә
– Соңгы вакытта фатирларны арендага да бирә башлаячаклар дип ишеттек.
– ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 31 августындагы 739 нчы карары нигезендә, Казан шәһәре җирлегендә һәм республика шәһәрләрендә аренда өчен йортлар сала башлаячакбыз. Бу йортлар алда атап киткән программага катнаша алмаучылар өчен кулай булырга тиеш. Арендага биреләсе йортлар дүрт төрле ысул белән салыначак: беренчесе – инвестор җир кишәрлеге алып йорт төзи дә үзенең хосусый милке итә. Үзе шартнамә төзеп, арендага бирә. Икенчесе – йортны берничә инвестор берләшеп сала. Өченчесе – шәһәр хакимияте салырга мөмкин. Дүртенчесе - безнең торак фонды. Казанда өч җирдә шундый йорт салына башлады. Журналистлар урамы, 14тә бер йорт – ул арендага булырмы, ахыргача хәл итеп бетермәдек әле. Киров районында һәм Павлюхин урамында филармония каршында йортлар төзелә. Андагы фатирлар арендага бирелер дип көтелә. Аренда йортлары халык арасында популярлашыр дип торабыз, ни өчен дигәндә, хәзергә алар шәхси кешеләрнең фатирларын арендалап тора. Бәяләре дә арзан дип әйтеп булмый. Ә аренда йортларында ул, фатирына карап, 7 меңнән 12 меңгәчә булыр дип уйланыла. Һәм җирле хакимияткә салым түләү өчен 1-2 процент өстәмә дә булачак. Килешүне исә бер елга да, биш елга да төзергә мөмкин.
– Аны фәкать арендага гына алырга буламы? Сатып алу мөмкинлеге юкмы, диюем.
– Сатылмый, арендага гына бирелә. Шунда яшәп, акрынлап акча җыеп, киләчәктә башка ысуллар белән дә фатир ала алалар.
– Бу программа да бюджет өлкәсендә генә эшләүчеләргә карыймы?
– Монысында инде ул төп шарт булып тормый. Урамда куас сатамы, студентмы ул – теләүче һәркем арендалый ала. Теркәлү урыны буенча да чикләүләр юк. Зур предприятиеләр үз хезмәткәрләрен дә шул рәвешле чиратка бастыра ала. Моның өчен җирле хакимият каршындагы комиссияләргә барып, чиратка басарга гына кирәк йә булмаса зур предприятиеләрнең комиссияләре үзләрендә чиратка бастыра ала. Документлардан паспорт кына таләп ителә.
Күргәнегезчә, Татарстанда берничә торак программасы эшләп китәчәк. Конституциядә халыкны социаль яклау турында әйтелгән икән, аларны торак белән тәэмин итүне туктатмаячакбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар