16+

"Талантлар калейдоскобы" ятим һәм мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен бәйрәм ясый

10-12 апрельдә Казанда "Талантлар калейдоскобы" дип аталган иҗади марафон узачак. Вокал сәнгате бәйгесен "Талантлар калейдоскобы" балалар иҗатын үстерү автоном коммерцияле булмаган оешмасы үткәрә.

"Талантлар калейдоскобы" ятим һәм мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен бәйрәм ясый

10-12 апрельдә Казанда "Талантлар калейдоскобы" дип аталган иҗади марафон узачак. Вокал сәнгате бәйгесен "Талантлар калейдоскобы" балалар иҗатын үстерү автоном коммерцияле булмаган оешмасы үткәрә.

Әлге масштаблы чара алдыннан башкаланың "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә "Изге йөрәкләр" дип аталган хәйрия концерты үткәрергә ниятләнә. Анда яшь артистлар белән бергә, Татарстанның танылган йолдызлары - республиканың халык артисты Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисты Закир Шахбан, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов, эстрада җырчысы Дилә Нигъмәтуллина, "Фантазия" джаз-оркестры, «Фәридә-Алсу» дуэты һәм башка сәнгать осталары катнашачак.

Оештыручылар үз алдына балалар йортларында тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга бәйрәм бүләк итү, аларның иҗади талантын үстерүгә ярдәм итү эшен максат итеп куя.

Әлеге бөтенроссия социаль иҗади марафонында 5 яшьтән алып 18 яшькәчә җыр-моңга гашыйк балалар һәм яшүсмерләр катнаша . Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән, ятим калган балалар да үз осталыкларын күрсәтә алачак.

- Аларның күбесе акчалары җитмәү сәбәпле, гадәти фестивальләрдә үз талантларын күрсәтә алмый. Ә биредә аларга бушка катнашу мөмкинлеге тудырылган, - ди оештыручылар.

Иҗади марафонның сайлап алу турлары инде гыйнвар аенда ук башланып киткән иде. Ул апрельнең беренче декадасында тәмамланачак. Марафонны йомгаклаучы ярымфинал 10-11 апрель көннәрендә Казанның "Сәйдәш" Мәдәният үзәгендә була. Финалга чыккан балаларны исә 12 апрельдә "Ак Барс" Яшьләр үзәгендә узачак Гала-концертта бүләкләячәкләр.

Фото:intertat.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading