Бу сүзләрне Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин "Радиоприбор" ачык акционерлык җәмгыятендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгаручы факторлар турында халык алдында беренче лекциясен укыганда җиткерде. Министр фикеренчә, әлеге күрсәткеч хатын-кызларның үз сәламәтлекләрен күбрәк кайгыртуы белән бәйле. Адел Вафин үз мисалында гомерне озынайту, гипертония һәм атеросклероз кебек авырулар белән көрәшү серен...
Бу сүзләрне Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин "Радиоприбор" ачык акционерлык җәмгыятендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгаручы факторлар турында халык алдында беренче лекциясен укыганда җиткерде. Министр фикеренчә, әлеге күрсәткеч хатын-кызларның үз сәламәтлекләрен күбрәк кайгыртуы белән бәйле. Адел Вафин үз мисалында гомерне озынайту, гипертония һәм атеросклероз кебек авырулар белән көрәшү серен уртаклашты.
Министр Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы өчен республикада яшәүче һәрбер кешегә йөрәк-кан тамырлары авырулары турында кирәкле мәгълүматны җиткерү мөһимлеген ассызыклады. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә.
- Хезмәт коллективларына авырулар турында мәгълүматны җиткерү бик мөһим. Кешеләр күп эшли, теләми генә сырхауханәләргә баралар һәм "больничный" алалар. Безнең фикеребезчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына бирешү ихтималы хезмәт яшендәге кешеләрдә, хезмәт коллективларында күзәтелә, - диде Адел Вафин.
Шул уңайдан ул медицина хезмәткәрләрнең агымдагы елда хезмәт коллективларында лекцияләр укыячагын хәбәр итте.
Фото: minzdrav.tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар