16+

Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә яңа платформа эшли башлады

Республикада 1,7 миллион кеше социаль ярдәм ала. Пандемия шартларында бигрәк тә хезмәтләрнең электрон, онлайн форматта күрсәтелүе мөһим.

Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә яңа платформа эшли башлады

Республикада 1,7 миллион кеше социаль ярдәм ала. Пандемия шартларында бигрәк тә хезмәтләрнең электрон, онлайн форматта күрсәтелүе мөһим.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бу өлкәдә актив эш алып бара. Әле күптән түгел генә беренче бала тугач түләнә торган акча һәм коммуналь хезмәтләр түләгәндә каралган субсидияне алу өчен гаризаны социаль яклау бүлекләренә килмичә генә, проактив формада рәсмиләштерү мөмкинлеге булдырылган.

Әлеге сервиста кеше 8 төрле хезмәттән файдалана ала. Бу хезмәтләр күпләр өчен кирәкле булган, иң популярлардан санала.
– Быел халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә яңа – «Кайгырту» платформасы эшли башлады, – диде Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Проактив форматта эшләү – заман таләбе. Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә безнең төбәк беренчеләрдән булып мондый режимда эшли башлады. “Кайгырту” платформасында кеше кирәкле хезмәтләрдән файдалана ала. Роботның сорауларына җавап биреп, кеше үзенә тиешле социаль ярдәмне карый. Гариза тапшырырга, аннары аның статусын күзәтеп барырга да була.

Шәхси мәгълүматлар читкә чыгар дип борчыласы юк. Барысы да куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап эшләнә. «Робот сорауларына җавап бирмичә булмый, кибеткә баргач, ташлама бирә торган карта алганда да шәхси мәгълүматлар сорала. Ләкин дәүләт системасы да булгач, куркыр урын юк», – ди Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гисмятов.
Сүз уңаеннан, быелның икенче кварталында «Кайгырту» платформасында сораулар бирүче робот татарча сөйли башларга тиеш. Хезмәтләр санын да акрынлап 15кә җиткерергә исәплиләр. Аларның күбесе балалы гаиләләргә кагылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading