16+

Тозыгыз беткән икән, кибеткә йөгергәнче, күршеләрегезгә керегез

Ничәнче көн инде “кибетләрдә шикәр комы юк” дигән сүзләрне ишетәм. Түрәләр генә киресен тәкрарлый.

Тозыгыз беткән икән, кибеткә йөгергәнче, күршеләрегезгә керегез

Ничәнче көн инде “кибетләрдә шикәр комы юк” дигән сүзләрне ишетәм. Түрәләр генә киресен тәкрарлый.

Югарыда утырган кешеләргә яхшырак күренә торгандыр, галстук таккан абыйлар белмичә сөйләмәс, дип сүзләренә инанырга булдым – Казанда гади халык арасында популяр булган кибеткә кердем.

Шикәр комының бәяләре буйлап күзләр йөгереште. Иң очсызлысының 1 килограммы өчен 70 сум сорасалар, иң кыйммәтлесе (анысы да әле ярты килограмм гына) 153 сум тора. Әмма шикәрнең исемен һәм бәясен генә күрергә мөмкин. Үзен юк. Әйтерсең лә, коймага уеп куйган кебек, киштәләргә “мин монда булдым” дигән язулар калдырган. Тик кайчан булганын гына язарга оныткан.

Тозыгыз беткән икән, кибеткә йөгергәнче, күршеләрегезгә керү кулайрак, чөнки аннан да “җилләр искән”. Гималайның ал төстәге тозын авыз итеп карарга теләсәгез генә кибеткә барыгыз. Анысы да 3 кап кына калган.  

Карабодайның үзен дә, бәясен дә табып булмый. Киштәләргә коелып калган ярмалардан гына кайчандыр биредә сатылганын аңларга мөмкин. Он белән дә вазгыять шулайрак. Нибары берәү калган. Соңгы кап он кайсы бәхетлесенә эләгер инде?! Күңелемнән генә ул сатып алучыга “соңгы герой” дигән исем куштым. Ә менә дөге яратучыларга 50 сумлык урынына 149 сумлыгын сатып алырга туры килүе бар. Чөнки очсызлысын чүпләп бетергәннәр.

Шактый кимегән тиз пешерелә торган токмачларга карап, хәлләр артык сөенерлек түгеллеген аңлыйсың. Әллә карабодай һәм он беткәнгә, әллә бәяләр чүпрә салынган камыр кебек артып торганга, ул токмачларга ихтыяҗ арткан. Бананның бәясен күргәч, аның урынына кишер генә кимерергә туры килмәгәе дип уйлап куйдым.

Кибеттәге бәяләр:
банан – 101 сум;
бәрәңге – 38-90 сум;
суган – 40 сум;
кишер – 34 сум;
кәбестә – 63 сум;
йомырка (10 данә) – 65-98 сум;
сөт – 38-73 сум;
көнбагыш мае – 110 сум.

Фото: https://www.tatar-inform.ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading