Троллейбус бар, йөртүчесен генә табасы калды
Совет чорындагы мәзәк искә төште әле.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Совет чорындагы мәзәк искә төште әле.
“Колхоз оештырдык, колхозчылар җибәрегез”,- дип, хәбәр салганнар ди бер авылдан.
Шуның шикелле, Казанда да яңа троллейбуслар сатып алына тора, ә йөртер өчен 201 кеше җитми. “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр ителгәнчә, узган ел “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесендә хезмәт хаклары 20 процентка күтәрелгән. Быел янә 10 процентка арттыру планлаштырыла.
Хезмәт шартларын тагын да яхшырту максатларында, төзекләндерү чаралары күрелә. Глазунов урамындагы ахыргы тукталышта туклану һәм санитар бүлмәләре булдырылды. 1нче троллейбус депосында цехлар, көнкүреш бүлмәләре ремонтланды. Короленко һәм Сәлимҗанов урамнарындагы тулай тораклар яңартыла.
Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен предприятиегә Россия төбәкләре һәм якын чит илләр кешеләре дә җәлеп ителә. Бүген биредә чит илләрдән 341 кеше эшли. Уку үзәгендә 79 кеше трамвай яки троллейбус йөртүче һөнәренә укытып чыгарылган, шулардан 38е “Метроэлектротранс”ка эшкә урнашкан.
Казанга быел 39 яңа троллейбус сатып алу планлаштырыла. Автоном рәвештә, ягъни, электр чыбыкларына тоташмыйча 20 чакрым юл узарга сәләтле 15 троллейбус Вознесение трактындагы маршрутка куелачак. Узган ел файдалану срогы чыккан 25 троллейбус яңага алмаштырылган. “МАЗ” троллейбуслары автоном рәвештә 2 чакрым юл уза ала.
Транспорт тармагын цифрлаштыру кысаларында, узган ел Казанда 118 троллейбус белән трамвайга кондукторсыз түләү приборлары урнаштырылды. Быел электрон түләү приборлары белән транспорт паркы тулысынча җиһазландырылачак.
Рәдиф Карагай
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
«Без бу конкурсны уздыра башлаганда Россия киңлекләренә чыгар дигән уй да булмады...»
-
#Язмалар
«Гаиләбезгә килгән кайгының авырлыгын әйтеп тә аңлатырлык түгел»: юл һәлакәтендә ике бала үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Концерт карап, изгелек эшләп кайтыгыз әле!
-
#Кыскача яңалыклар
“Мунчәли укулары” быел 16 августта уза
-
#Кыскача яңалыклар
Кытайда куркыныч авыру тарала. Татарстанга ул яныймы?
Комментарийлар