Яңа тарих
Россиядә сәгать укларының сезонлы күчешен туктатуга кагылышлы кызу бәхәсләр соңгы дистә елда шактый алып барылды. Думага бу хакта әллә ничә закон проекты кертелеп, кире борылырга өлгерде. Мәсьәлә үз сәгате сукканны көткән икән. Россиянең ул чактагы Президенты Дмитрий Медведев карары белән, 2011 елның көзеннән «кышкы» һәм «җәйге» вакытка күчү практикасы бетерелде. 2011 елның 26 мартыннан 27 сенә каршы төндә россиялеләр сәгатьләрен үзгәрми торган «җәйге вакыт»ка күчергән иде.
Файдасыннан зыяны күбрәк
«Җәйге вакыт» тарафдарлары аның мәгънәсен җәйге чорда яктыртуга тотыла торган электр энергиясен экономияләүдә күрә. Каршы булучылар, сәгать телләрен күчерүдән алынган чиста экономия 0,5 проценттан узмый, чынбарлыкта электр энергиясе чыгымнары 2,5 процентка арта гына, ди.
Кайбер белгечләр аңлатуынча, сәгать күчеше шәһәр җирендә әллә ни нәтиҗәлелек бирми. Зур мәйданнарда урнашкан офислар, кибетләр, уку йортлары һәм производстволарның күбесендә эш көне дәвамында яктырткычлар файдаланыла. Авыл җирендә дә сәгать телләрен күчерү үзен акламый. Хуҗалыкларда эш графигы барыбер көн яктылыгына карап төзелә.
Күпчелек белгечләр мәңгелек җәйдә яшәп калуның кеше организмына тискәре йогынтысын таный.
Җәйге-кышкы вакыт күчешенә автомат рәвештә көйләнгән ике тарифлы электр счетчикларын кемдер үз, кемдер исә идарәче компания хисабына яңадан программалаштырып, башка төр сизгер техниканы көйләү мәшәкатьләреннән арынганда, инде мәңгелек җәйдә калу тәкъдиренә буйсынып килгәндә генә, хәзер яңадан «кышкы вакыт»ка кайтырга тиеш булабыз. Моны инде узган көздә үк гамәлгә кертмәкчеләр иде, бары тик Сочи Олимпиадасы мәшәкатьләре генә тоткарлады.
«Кышкы вакыт»ны кайтаруга кагылышлы закон проекты РФ Президенты Администрациясендә, Хөкүмәттә һәм Дәүләт Думасы комитетларында тикшерелергә өлгерде инде. 15 апрельдә Дума депутатлары аны беренче укылышта карарга җыена. Документ кабул ителә калганда, быел октябрь ахырында сәгать телләрен артка күчерергә туры киләчәк. Моны сәгать телләренең сезонлы күчеше практикасына кире кайту дип аңларгамы, әллә алга таба үзгәрми торган «кышкы вакыт»та калачакбызмы, бу хакта төгәл мәгълүматны апрель урталарында алачакбыз. Эзлексез сәясәт сакланганда, бу үзгәрешләр дә әле ахыргысы булмаска бик мөмкин. Калганын вакыт күрсәтер, диясе генә кала.
Рәмзия Шәфигуллина, укытучы:
«Җәйге вакыт» бигрәк тә кышын уңайсыз. Укучылар караңгыда мәктәпкә килә, йокылары туймый, икенче-өченче дәрестә генә катнашып утырырлык хәлдә булалар».
Римма Гатина, журналист:
«Динле кеше буларак, бу мәсьәләнең эш көннәрендә намаз укуда кыенлыклар тудыруын әйтәсем килә. «Кышкы вакыт» белән өйлә намазы көндез сәгать 12дә керә. Миңа эш буенча чараларга күбрәк төштән соң барырга туры килә. Шуңа күрә, элегрәк өйлә намазын 12 дә эштә укып китеп була иде. Хәзер, «җәйге вакыт»ка күчкәч, өйлә намазын көндезге сәгать бердә укырга кирәк. Бу вакытта еш кына чарада булырга туры килә, шунлыктан, җайсызрак».
Фирдәвес Кәлимуллина, фәнни хезмәткәр:
«Кешенең үз-үзен ничек хис итүенә вакытның бер сәгатькә соңрак яки иртәрәк булуы йогынты ясамый, дип саныйм. Сәгать укларының елга ике тапкыр күчүе, минемчә, кешенең инде ияләшеп килгән биологик ритмын гына боза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар