16+

17 майда «Рубин»ның чемпион белән уенына кил!

Ә моның өчен бары җанатар паспорты гына алырга кирәк.

17 майда «Рубин»ның чемпион белән уенына кил!

Ә моның өчен бары җанатар паспорты гына алырга кирәк.

17 май "Казан-Арена" стадионында Казан "Рубин"ы Мәскәүнең ЦСКА командасы белән очраша.

Россия футбол премьер-лигасы матчын бушлай карау мөмкинлеге дә бар. Моның өчен ни бары җанатар паспортын (FAN-ID) гына ясатырга кирәк. Шунда ук билетны да кулыңа бирәләр.

Җанатар паспорты олыларда гына түгел, балаларда да булырга тиеш. 14 яше тулмаган балалары өчен паспортны ата-аналары тутыра ала. Документны Бауман урамындагы "Родина" кинотеатрында һәм Четаев урамы, 10нчы йорт адресы буенча алып була.

"Рубин" - ЦСКА матчы Конфедерация Кубогы алдыннан сынау матчы. Ягъни, бу көнне тамашачыларны кертү, шәһәр транспорт схемасын төзү кебек җаваплы хезмәтләрне җайга салалар. Җанатар паспортына анкетаны www.fan-id.ru сылтамасы буенча да тутырып була. Бу очракта үзегезнең дә, паспорт ясаучы хезмәткәрләрнең дә вакытын экономиялисез. Җанатар паспорты алган кешеләр матч көнне җәмәгать транспортыннан да бушка файдалана.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading