16+

2023 елның иң яхшы көрәшчеләре, тренерлары, хөкемдарлары һәм командалары билгеле

2-3 көннәрендә Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда көрәш буенча Муса Җәлил истәлегенә турнир узачак.

2023 елның иң яхшы көрәшчеләре, тренерлары, хөкемдарлары һәм командалары билгеле

2-3 көннәрендә Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда көрәш буенча Муса Җәлил истәлегенә турнир узачак.

Матур гадәт буенча ярышларны ачу тантанасы вакытында 2023 елның көрәш сезонына нәтиҗәләр ясалачак һәм иң яхшы командалар, көрәшчеләр, тренерлар, журналистлар ачыкланачак. Шулай итеп, 2023 елның иң яхшы командалары:

1. Әлмәт
2. Яр Чаллы
3. Арча
4. Кукмара
5. Балтач.

"Ел ачышы" номинациясендә исә Чистай, Лаеш, Азнакай командалары бүләк алачак.

"2023 елның иң яхшы тренеры" итеп Илнур Хәйбуллин, Җәүдәт Хөсәенов һәм Динар Кәримуллин аталган. Яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренерлар булып Рузил Ганиев, Илгиз Шәмсевәлиев һәм Динар Кәримуллин билгеләнгән.

Динар Кәримуллин тагын бер номинациядә бүләк алачак. "2023 елның иң яхшы көрәшче" номинациясендә ул Радик Салахов, Раил Салахутдинов, Динар Кәримуллин һәм Ранис Гыйләҗетдинов җиңүчеләр булып танылды.

Иң яхшы хөкемдарлар арасында Динар Зиннәтуллин, Алмаз Сафин, Данис Закиров һәм Илһам Волков бүләкләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading