Бу якшәмбе “Ак барс” көрәш сараенда “Манзара” спорт-музыка премиясе узачак.
Ел да оештыручылар тамашачылар хозурына яңа формат тәкъдим итә. Быел “Манзара” ничек үтәчәк, батырларны нәрсә белән бүләклиләр? Тулырак бу язмабызда. «Манзара» проектының җитәкчесе Айдар Шәймәрдәнов әлеге чараны «спорт белән шоу кушылган көчле тамаша булачак» дип ышандырды.
– Көрәш нинди кагыйдәләр буенча барачак?
– Быел көрәшне ике өлешкә бүлергә булдык: милли һәм билбау көрәше. Моңа кадәр “Манзара”да ир-атлар көрәшә иде. Быел хатын-кызларны да көрәштерергә булдык. Өч пар кызлар билбау көрәше буенча көч сынашачак. Ә ир-атларга килгәндә иң көчле көрәшчеләрне бер келәмгә җыярга тырыштык. Исемлекләр инде чыкты. Шулай ук “ветераннар”, дөресрәге мастерлар, осталар көрәше дә булачак. Келәмдә Айнур Әнвәров һәм Фәһим Ибәтуллин күрешергә тиеш иде. Ләкин Фәһим Ибәтуллинның сәламәтлеге бераз какшады, шуңа аның урынына Рөстәм Хашимов көрәшәчәк. Егетләр арасында көрәштә Чаллы һәм Казан спортчылары катнашачак. Ярыш “стенка на стенку” принцибы буенча барачак.
– Ни өчен нәкъ Казан һәм Чаллы командаларына тукталдыгыз? Җиңүчеләргә нинди бүләкләр әзерлисез?
– Казан һәм Чаллы хаклы рәвештә көрәш мәркәзләренә әйләнә башладылар. Алар арасында сүз белән әйтелмәсә дә, көндәшлек сизелә. Нәкъ шуңа “стенка на стенку” форматын сайладык. Командалар арасында бүләк 100 һәм 70 мең. Әлбәттә, көрәшче егетләргә дә акчалата бүләк булачак. Аның күләме әлегә сер булып калсын. Көрәшчеләрне акча өчен генә көрәштерәсе килми. Күп кенә көрәшчеләр “Манзара”га килүне акча эшләү ысулы итеп кабул итә. Һәрбер катнашучыдан чын көрәш көтәбез.
– Комментарийларда: “Ник үткәрәсез инде моны,бу ярыш ник кирәк?” – дигән сүзләрне дә күрдем. Бу хакта нәрсә уйлыйсыз?
– Элек һәр комментарийга игътибар иттем, борчылдым. “Мин, җитәкчеләребез, министрлык, көрәш дөньясы барыбыз да тырышабыз. Ничек инде алай әйтеп була?” – дип уйлый идем. Ә хәзер инде бу бары тик буш сүзләр булуын аңлыйм. Алар артында бернинди көч тә, көрәш үсешенә теләктәшлек тә тормый. Дөрес, мин дә үземнең мөмкинлекләремне, көрәш үсешенә нинди файда китерә алуымны чамалый башладым. Шуңа андый сүзләргә артык игътибар итмәскә тырышам. Әгәр үзем белгән кешедән андый фикер килеп ирешә икән, шалтыратып сорыйм. “Ни өчен шундый фикергә килдең?” – дип кызыксынам. Әмма “Манзара”ны карамыйча, кемнеңдер фикереннән чыгып кына нәтиҗәләр ясау шулай ук объектив бәя түгел. Сүз уңаеннан, быел тамашачылар арасында квадроцикл, 5 мең сумлык 5 сертификат уйнатабыз.
– Җырчылардан кемнәр чыгыш ясаячак?
– “Манзара” үз урынын тапты. Дөрес, ул спорт ярышы гына түгел, ә җыр бәйрәме дә, шуңа җырчыларны да сыйфатлы итеп сайларга тырыштык. Быел Илназар, Сөмбел Билалова, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Шәйхразыев, Раян Садриев һәм башка артистлар чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар