Казанның «Ак Барс» командасы Мәскәүнең «Динамо»сыннан үз кырында җиңелде. Аның бу сезонда «Динамо»дан икенче җиңелүе инде. Безнекеләр капкасына тәүге алка Марек Квапил тарафыннан беренче 20 минутлык уртасында килеп керде. Дөрес, период ахырында Данис Зарипов исәпне тигезләр кебек тоелган иде. Әмма ул очырткан алка, гәрчә каршы як капкасы буш булса да,...
Казанның «Ак Барс» командасы Мәскәүнең «Динамо»сыннан үз кырында җиңелде. Аның бу сезонда «Динамо»дан икенче җиңелүе инде. Безнекеләр капкасына тәүге алка Марек Квапил тарафыннан беренче 20 минутлык уртасында килеп керде. Дөрес, период ахырында Данис Зарипов исәпне тигезләр кебек тоелган иде. Әмма ул очырткан алка, гәрчә каршы як капкасы буш булса да, кермәде.
Икенче периодның 5 нче минутында кунаклар капкасы алдында булган ыгы-зыгыдан файдаланып, исәпне тигезләргә омтылыш та барып чыкмады. Иммонен суккан алка, бәхәсләрдән соң, капкага керү чиген кисмәгән дип табылды. Период бетәргә 5 минут калганда, Квапил безнекеләргә тагын бер алка «бүләк итте». Безнең Зарипов исә аларга, «кунак ашы - кара-каршы» икәнлеген аңлатып, шулай ук бер алка кертте.
Өченче 20 минутлык уртасында «Динамо» капкасы төбендә буран купты. Әмма уен никадәр генә кызса да, нәтиҗә күренмәде. Инде җәзага тартылган уенчы чыккач, Кирилл Петров каршы якка бер алка кертте. Исәп тигезләнде - 2:2! Уен бетәргә 4 минут кала Веханен капкасына һөҗүмнәр ешайды. Экс-«барс» Игорь Щадилов капкага юнәлткән алка хәлиткеч булды. Ул, «Динамо»ны алга чыгарып, исәпне 2:3 итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар