16+

Алда да җиңүләр юлдаш булсын!

Татарстанның Бөгелмә районында Can-Am Trophy Russia-2013 ачык квадросериянең 2 нче этабы узды.

Алда да җиңүләр юлдаш булсын!

Татарстанның Бөгелмә районында Can-Am Trophy Russia-2013 ачык квадросериянең 2 нче этабы узды.

Can-Am Trophy Russia-2013нең 1 нче этабында катнашучылар квадросериянең яңа форматында - ралли-рейдта узыштылар. 2 нче этапта катнашучылар кантри-кросс махсус биләмәсендә осталыкларын күрсәтергә тиешләр иде. Казаннан «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов һәм Екатеринбургтан Антон Власюк экипажы иң осталары булып чыкты. Алар кантри-кросста гына түгел, үз классларында ярышлар узган ике көн нәтиҗәләре буенча да, абсолют зачетта да 1 нче урынга лаек булдылар. «Без бүген көпчәкләр, яңгыр белән көрәштек, мотор белән дә кыенлыклар туды. Әмма барысы да уңышлы узды», - диде Ирек Миннәхмәтов, хисләре белән уртаклашып. Ярышларның 1 нче көненә килгәндә, үзләренең 300 чакрымга якын юл үткәннәрен әйтеп: «Барысы да бер сулышта узылды», - дип белдерде ул. Ә ярышларны оештыруга килгәндә, фикере бер аның; «Татарстан барысын да һәрвакыт югары дәрәҗәдә башкара».
Сериянең 1 нче этабы май аенда Владимир өлкәсендә үткән иде. Ә Татарстан ярышларны инде 3 нче тапкыр кабул итә. Алдагы икесе 2011, 2012 елларда Татарстанның Саба районындагы Миңгәр авылында узган иде. 2013 елгысы Бөгелмәдә үтте. 3 нче этап исә сентябрь аенда Кировта узачак. Ирек Миннәхмәтов әле ярышларның йомгаклау этабында да катнашып, сериянең төп җиңүчесе булырга ниятли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading