16+

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Пәйгамбәрләр дә бил алышкан»

Бүген сәламәт тормыш алып бару мәсьәләсе күтәрелә, җитәкчеләр шәхси үрнәк күрсәтсеннәр, дип тә сөйләнелә. Бу үрнәкне Пәйгамбәребез моннан 14 гасыр элек безгә эшләп-күрсәтеп калдырды. Спорт ярышларында катнашу, бүләк бирү дә сөннәт.

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Пәйгамбәрләр дә бил алышкан»

Бүген сәламәт тормыш алып бару мәсьәләсе күтәрелә, җитәкчеләр шәхси үрнәк күрсәтсеннәр, дип тә сөйләнелә. Бу үрнәкне Пәйгамбәребез моннан 14 гасыр элек безгә эшләп-күрсәтеп калдырды. Спорт ярышларында катнашу, бүләк бирү дә сөннәт.

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин. Вәссаләәтү вәссәләәму галәә расүүлинә Мүхәммәдиу үә галәә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн.

Газиз дин кардәшләрем, хөрмәтле милләттәшләрем, әссәләмүгаләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ. Сабан туе... Бу сүз кемнәрнең генә күңелләрен кузгатмый икән. Ул кемдер өчен яшьлек хатирәсе, кемдер өчен туган ягы, ерак балачагы. Һәр татар кешесенең күңелендә Сабан туе белән бәйле нинди дә булса истәлекле күңелле вакыйга саклана. Бер елны Кытайның Өремче шәһәрендә булырга туры килде. 2,5 млн халкы булган шәһәрдә 200 татар яши. Шул милләттәшләребезнең дә бергә җыелып Сабан туе үткәрүләре соклану уятты. 

Кайда гына яшәсә дә, татар кешесе Сабан туена битараф кала алмый. Динебездә бәйрәм итүләргә, күңел ачуларга, спорт ярышларына урын бармы дигән сорау туарга мөмкин. Җавап уңай. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Сезнең күңелегезнең дә сезнең өстә хакы бар, күңелләрегезне иркенгә чыгарып алыгыз. Югыйсә, явыз холыклы булырсыз», – диде. Пәйгамбәребезнең иң сөекле сәхабәләреннән берсе Гомәр ибн Хаттаб та үз вакытында, үз кул астындагы өлкәләрдә далага чыгып, төрле спорт ярышлары, күңел ачулар оештырырга куша торган булган. 

Пәйгамбәребез дә көрәшкән, ат һәм дөя чабышларында катнашкан, балаларны ярыштырып уйнарга яраткан, беренче килгәннәргә бүләкләр бирә торган булган. Төз ату, йөзү, авыр әйберләр күтәреп ярышуны хуплаган. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең анабыз Гайшә белән ярышуы да билгеле. Берсендә Пәйгамбәребез беренче килгән, берсендә – Гайшә. Шуннан соң Расүлебез: «Бергә-бер булды», – дигән. Дөяләр чабышында Пәйгамбәребезнең дөясен гади бер кешенең дөясе узгач, мөселманнар бик кайгырышканнар. Әмма Пәйгамбәребез үзенең ярыш нәтиҗәләре белән канәгать булуын, борчылырга урын юк икәнен белдергән һәм әйткән: «Аллаһы сөекле колларын дәрәҗәләрен күтәреп тә, төшереп тә сыный», – дигән. Моның белән Пәйгамбәребез ярышларда җиңү үзмаксат түгел, ә катнашуның әһәмиятле булуын искәрткән.

Бүген сәламәт тормыш алып бару мәсьәләсе күтәрелә, җитәкчеләр шәхси үрнәк күрсәтсеннәр, дип тә сөйләнелә. Бу үрнәкне Пәйгамбәребез моннан 14 гасыр элек безгә эшләп-күрсәтеп калдырды. Спорт ярышларында катнашу, нәтиҗәсенә карап бүләк бирү дә сөннәт. Мәйданда батырларны, җитезләрне бүләкләү өчен кешеләрнең Сабан туена бүләкләр бирүе дә бик саваплы гамәл.

Туган телне, туган авылны, милләтне ярату, гореф-гадәтләрне аңлау безгә нәкъ менә Сабантуйлары аша да иңгәндер. Үзебезнең балачакны, туган якларыбызны әле хәзер дә Сабантуйларсыз күзалдына да китереп булмыйдыр. Аның аталышында, әйтелешендә дә тирән мәгънә ята. Өй туе яңа өй өлгергәч, никах туе егет белән кыз өйләнешкәч, бәби туе бала тугач үткәрелә. Ә инде Сабан туе язгы чәчүләр беткәч, сабан тургайлары өзелеп сайраган чакта уза. Сабан туе ул гади бәйрәм генә түгел. Ул меңнәрчә еллар тарихы булган милли бәйрәм. Балаларның, бабайларның гына түгел, бөтен халык бәйрәме. Сабантуйның үз уеннары бар – татарча көрәш, ат чабышлары, баганага менү, йөгерү, аркан тартышу, чүлмәк вату...

Мин үзем Сабантуйларны бик яратам. Заманында Сабан туе мәйданында йөгерү, баганага менү буенча мавыгып алдым. Авыл Сабан туенда гына түгел, тирә-як авылларның, хәтта күрше Киров өлкәсендәге Сабантуйларда катнаштым. Спортка мәхәббәтне физкультура  укытучым Васил Габделхәй улы Гарифуллин тәрбияләде, Сабантуйларны яратырга да ул өйрәтте. Көрәшчеләр белән рәттән мине татар халкының милли бәйрәмнәренә алып барды. Мине генә түгел, Бөрбаш урта мәктәбенең бик күп укучыларын спорт дөньясына, Сабантуй мәйданына тартып керткән кеше ул. Васил абый безнең мәктәпкә килеп укыта башлагач, 1970 елларда “Бөрбаш көрәшчеләре” дигән дан таралды, бер мәктәптән 8 спорт остасы үсеп чыкты. Республиканың көрәш командасы Бөрбаш мәктәбе  укучыларыннан гына торган еллар да булды. Ул көрәшне безнең канга сеңдерде, инде менә ничә еллар узса да, безнең авыл кешеләренең күңеле көрәш белән яши. Васил абый Бөрбаш мәктәбеннән киткәннән соң да, көрәш рухын сүндерергә тырышмыйбыз, авылыбызда көрәшчеләр әзерлибез. Бөрбашта мөселман балалар Сабан туе уздырып, Россия күләмендә сибелгән татар балаларын бер келәмгә җыеп, балалар һәм яшүсмерләрне көрәшкә тартабыз. Ике батыр көрәшчебез истәлегенә авылыбызда балалар арасында зона күләм ярышлар үткәрәбез, авылыбызның ике урамына көрәшчеләр исеме бирелде. 

Инде менә ярты гасырдан артык Бөрбаш Сабан туенда үз авылыбыз егетләре батыр кала. Төрле авылларда көрәш батыры булып калган Бөрбаш егетләренең исәбенә чыга алган юк. Васил Гарифуллин, Рафаэль Шакиров - бер, Фидаил Шакиров, Рифкать Хөсәенов бишәр тапкыр Балтач районы Сабан туеның төп батыры булып калдылар. Фидаил Шакиров безнең районнан тыш, Актаныш районында, Казан шәһәренең Идел буе һәм Ленин районнарында – икешәр, Киров өлкәсенең Малмыж районында биш тапкыр абсолют батыр булып танылды. Рифкать Хөсәенов Сабантуйларда батыр калып, бер җәйдә 11 тәкә алып кайткан еллары булды. Рафис Шәрифуллин (Зиннәт улы, әлеге исем-фамилиядә тагын бер оста көрәшчебез бар – Җ.Ф), Сәлим Әхмәтҗанов, Рөстәм Заһидуллиннар район Сабан туенда үз үлчәү авырлыкларында берничә тапкыр җиңү яулаучылар. Шөкер, өметле яшьләребез дә бар. Авылдашыбыз Илшат Корбановта шөгыльләнүче -  Билал Галимуллин, Ленар Әүһәдиев, Инсаф Хәйруллин, Әлфис Галимовларның келәмдәге уңышларын күреп сөенәбез.   

Көрәшебезне буыннан-буынга җиткерү безнең изге бурычыбыз. Милләтебез яшәсен, көрәшебез, Сабантуйларыбыз дәвам итсен, асылыбызны югалтмыйк дисәк, һәр авыл, һәр җирлек, һәр әти-әни үз баласын Пәйгамбәребездән калган көрәш серләренә өйрәтергә тиеш. Шулай булганда гына киләчәктә Сабантуйлар гөрләр, батырлар исеме тарих битләренә язылыр.             

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ,
Бөрбаш авылының имам-хатыйбы,
Татарстанның баш мөхтәсибе, 
Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading