16+

«Җанатарларның алкышлары өстәмә көч, өмет һәм мотивация бирә»: «Барс канатлары» - янә чемпион!

Әлеге команданың оешу тарихы 2009 елның 22-26 октябрендә Казанда “Россия – спорт державасы” беренче Бөтенроссия спорт форумы кысаларында коляскалардагы инвалидлар арасында баскетбол буенча ачык турнир уздырудан башлана.

«Җанатарларның алкышлары өстәмә көч, өмет һәм мотивация бирә»: «Барс канатлары» - янә чемпион!

Әлеге команданың оешу тарихы 2009 елның 22-26 октябрендә Казанда “Россия – спорт державасы” беренче Бөтенроссия спорт форумы кысаларында коляскалардагы инвалидлар арасында баскетбол буенча ачык турнир уздырудан башлана.

“Барс канатлары” уенчыларына Россия чемпионнары булырга нәрсә ярдәм итә? “Барс канатлары” дип аталган коляскаларда уйнала торган баскетбол командасының уенчылары Элвир Фәйзуллин һәм Динар Камалиев мәйданчыкта хәрби тәҗрибәнең ничек ярдәм итүе һәм аларның төп мотивациясе нәрсәдән гыйбарәт һәм башка үзенчәлекләр турында сөйләделәр. 

Әлеге команданың оешу тарихы 2009 елның 22-26 октябрендә Казанда “Россия – спорт державасы” беренче Бөтенроссия спорт форумы кысаларында коляскалардагы инвалидлар арасында баскетбол буенча ачык турнир уздырудан башлана. Рәсми рәвештә команда үз эшчәнлеген 2010 елның 1 гыйнварында башлый. Командада гаять көчле рухлы һәм авырлыкларга бирешми торган кешеләр җыелган.

Эльвир Файзуллин (Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр  ветераны):
- Сезнең хәрби тәҗрибәгез, дисциплина һәм командада эшли белүегез мәйданчыкта ничек ярдәм итә? 

- Армиядә хезмәт дисциплиналаштыра, ә сугыш шартларында дисциплина беренче планга чыга. Иптәшләр белән аралаша белү, аларны сүзсез аңлау, барган хәлне күрү һәм дөрес карарлар кабул итү мөһим. Әйе, армиядә командирның нәрсә сөйләгәнен игътибар белән тыңларга, ә спорт мәйданчыгында тренерны тыңлап,  барысын да дөрес эшләргә тырышырга кирәк. Көчле рухлы булып, ахырга кадәр көрәшү дә зур роль уйный.

- Дәүләт түләүләренең күләме ветераннарга спортка барырга бик үк этәргеч булып тормый. Шәхсән сезнең өчен төп мотивация нәрсә? 
- Без бар кешене дә үзебезнең коллективта күрүебезгә шат. Баскетболда барып чыкмаса, спортның башка төрләрендә үзеңне сынап карарга мөмкин. Охшаш җәрәхәтле спортчылар булган даирәгә эләккәч, аларның көрәшә белү, авырлыклар алдында бирешмәүләрен күрү - бу бик нык алга этәрә.

- “Барс канатлары” бөртекләп төзелгән команда. Сезнеңчә, төрле кешеләрне бердәмлегенең һәм чемпион рухының төп сере нәрсәдә?
- Команда – ул, беренче чиратта, коллектив. Һәр кешенең үз сәләте бар, ә тренер аларны дөрес юлга юнәлтә. Тренер һәм коллективның бердәй организм булып эшләве мөһим.

- Сезнең өчен әлеге спорт төре тормышыгызда нинди урында тора?
- Спорт - ул тормыш рәвеше. Яраткан шөгылегез һәм эшегез туры килә икән, сез бәхетле кеше. Мин үземне шундыйлар рәтенә кертәм.

- Хәрби тәҗрибәле яңа кешеләрне командага ничек җәлеп итәргә?
- Спортны массакүләм мәгълүмат чараларында, интернетта популярлаштырырга кирәк. Шулай ук иҗтимагый оешмалар белән элемтәдә торып, төрле ярышлар уздырырга.

Динар Камалиев (команданың ветераны, коляскаларда йөреп уйнала торган баскетбол командасының оешкан көнненән бирле әлеге коллектив өчен чыгыш ясаучы уенчы):
- Финал уеннарының кайсы мизгелләрендә сез команданың уңышы нәкъ менә сезнең гамәлләрегезгә бәйле икәнен сизеп, басымны ничек җиңә алдыгыз?

- Финал уены башыннан ахырына кадәр киеренкелек эчендә узды. Үземнең уеным теләгәнчә бармаса да, барыбер кечкенә генә, ләкин мөһим өлешемне кертә алдым дип уйлыйм. Безнең уенчылар арасыннан аерым Василий Кочетков, Альберт Багаманов һәм Всеволод Салинны билгеләп үтәсем килә, алар чын-чынлап көчле уен күрсәттеләр. 
Басымны җиңү өчен мин, беренчедән, тынычлыкны сакларга тырыштым. Икенчедән, дусларым миңа ышануы көч өстәде. 

- 3х3 форматындагы баскетбол Россия чемпионатының рәсми статусына күчү белән, сезнең бу турнирга әзерлек ничек үзгәрәчәк? 
- Әйе, 3х3 баскетболына рәсми Россия чемпионаты статусы бирелү безнең әзерлек процессына да йогынты ясый. Хәзер ике формат – классик 5х5 һәм 3х3 – икесе дә югары дәрәҗәдәге турнирлар дип санала, шуңа күрә көчләрне дә дөрес бүләргә кирәк булачак.
3х3 форматы үзенә күрә аерым тактик фикерләүне, тизлекне, индивидуаль осталыкны һәм кыска вакыт эчендә дөрес карар кабул итүне таләп итә. Шуңа күрә без хәзер тренировкаларны шул үзенчәлекләрне исәпкә алып планлаштырабыз.

- Төркиядә үткән җыеннар, шәхси осталыкны үстерүдә сезгә ни дәрәҗәдә ярдәм итә? 
- Иптәшләрчә уеннар белән бергә уздырылган мондый җыеннар безнең өчен бик мөһим. Даими уйнаган команда хәрәкәттә тизрәк, һөҗүмдә уңышлырак, тактик алымнарны ышанычлырак башкара.  Европа командасы белән үткәрелгән уеннар ешрак булган саен, организм ияләшә.  Уен практикасын югалтмас өчен тренировкаларда осталыкны даими шомартып тору бик мөһим, һәм бу хезмәтнең нәтиҗәсе һичшиксез уеннарда да чагылыш табачак. Күп шөгыльләнмәгән  һәм уен тәҗрибәләре аз булган командалар белән безнең арада аерма сизелә.

- Ике ел рәттән “Барс канатлары”  Россиянең иң көчле командасы булуын исбатлый. Коллектив өчен бу нәрсәне аңлата?
- Ике ел рәттән титул алу – команда көченең һәм профессиональ атмосфераның ачык күрсәткече. Коллектив эчендә һәрвакыт көндәшлек бар, һәм ул бары тик уңай йогынты гына ясый. Һәр уенчы һәр тренировканы, һәр уенны үз урынын саклап калу мөмкинлеге дип кабул итә.

- Баскет-холлга җыелган җанатарлар басып алкышлаганда нәрсә хис иттегез?
- Җанатарларның басып алкышлавы — ул сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмаслык мизгел. Бу — безнең уенны, тырышлыкны, рухны, аңлаулары һәм бәяләүләре дигән сүз. Әлбәттә, бу алкышлар өстәмә көч, өмет һәм мотивация бирә...

Илнар Камаев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Мондый кешеләр бары соклану хисе уята

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч команда!

      Мөһим

      loading