Арча районы Утар-Аты авылы егете, көрәшче дустыбыз Динияр МУРАТОВ армия сафларында хезмәт итә. Солдат тормышын башлаганына дүрт айдан артык вакыт узды. Аның белән армиягә киткән көненнән бирле хәл белешеп торабыз.
Бер зарланмый үзе. Сүз уңаеннан, зур уңышлары да булды быел Диниярның: февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырылган турнирда “Россиянең спорт остасы” исеменә лаек булуы игълан ителде, кенәгә бирелде. Ә июньдә дипломлы булды. Үзе яраткан өлкә буенча укыды: Арча педагогика көллиятендә физкультура укытучысы белгечлеген үзләштереп чыкты. Әмма дипломны үзе барып алырга өлгермәде. 16 июньдә диплом эшен яклап, икенче көнне армия сафларына китеп тә барды. Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә милли гвардия гаскәрендә, оператив дивизия бүлегендә хезмәт итә.
Быелгы рәсми ярышларда Диниярның чыгышларын яхшы хәтерлисездер. Татарстан чемпионаты һәм герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырылган ярышта 85 кг авырлыкта чыгыш ясап, икесендә дә II урынны яулады. Дөнья чемпионы Ренас Кәлимуллинга гына җиңелде. Ә Ренас Ренас инде ул! Шундый шәп чемпион белән көрәшеп, Диниярның II урын алуын “почти” I гә тиңләрлек.
— Динияр, солдат тормышы ничек бара соң? Шартлар ярыйсымы? Хәзер инде ияләшкәнсеңдер?
— Шартлар, Аллаһка шөкер, әйбәт. Дивизия бик зур, матур. Безнеке парад часте булгач, нигездә, рус милләтендәгеләр хезмәт итә. Арада татарлар, кавказ халкы, алтай, тувалылар шулай ук хәйран. Барысы белән дә уртак тел табып, дуслашып беттек инде.
— Көрәш алымнарына өйрәтә башламадыңмы әле үзләрен?
— “Служак”ларга килгәндә, безнең ротада профессиональ спортчылар бик күп. Дивизиядә күп ярышлар уза. Әзерләнгәндә бер-беребезгә үзебезнең спорт төрләре алымнарын күрсәтәбез. Безнең көрәшне аңлыйлар, таныйлар. Татарстандагы көрәшкә карата булган хөрмәткә, ярышларга, Сабантуйларыбызга күп егет соклана.
— Режим ничегрәк, Динияр?
— Армиядә режим турында әйтергә бик авыр. Төрле көнне төрлечә. Күбесенчә иртәнге сәгать 5тә торып йөгерүгә чыгабыз. Юынып, ашап алгач, хәрби дәресләр башлана. Кич белән ял итәргә дә вакыт табабыз.
— Динияр, көрәш тормышыңны да искә алып узыйк әле. Келәмдә ничә яшьтән син?
— Көрәшкә беренче тапкыр II сыйныфта үзебезнең авыл Сабан туенда аяк бастым. Мәйданга чыгар алдыннан абый бер алым күрсәтте дә шуның белән җиңеп чыктым.
— Тренерларыңны дә искә алып узыйк әле.
— Минем тренерлар көрәшкә йөри башлаганнан бирле күп тапкыр үзгәрде. Беренчесе — Таһир абый Лотфуллин. Утар-Аты авылында укыганда, бөтен безнең авыл егетләрен җыеп, атнага өч тапкыр тренировка үткәрә иде. Көрәштә иң беренче адымнарны, база өлешләрен Таһир абыйда алдым. V сыйныфтан Арчага күченеп киткәч, Фәнил Фәнис улы Һидиятуллин үз кул астына алды. Мәктәпне тәмамлаганчы, минем физкультура укытучысы һәм тренер булды. Шул дүрт ел эчендә 3 тапкыр — Татарстан чемпионы һәм 2 тапкыр Россия чемпионы булдым. Мәктәпне тәмамлагач, Илшат Марат улы Фазылҗанов һәм Илшат Айрат улы Идиатовта шөгыльләнә башладым. Фәнис Васыйл улы Зариповка да хөрмәтем зур. Күп еллар безнең белән эшләде. Безне шөгыльләндерүдә тренерларымның күп көче куелды: келәмдә генә түгел, гадәти тормышта да һаман булышып тордылар. Зурлар арасына кереп китә башлагач, “Зилант” клубы оешты. Шулай ук Илшат абыйлар безне — яшь көрәшчеләрне үзләре белән тренировкаларга ала башладылар. Уңышларга ирешүем өчен күп көч керткән хәзерге тренерыма — Илмир Төхвәтуллинга, һәр ярышта терәк булган Илдар Закировка, “Зилант”ны оештыручы Расих абый Габдрахмановка — барысына да зур рәхмәт! Еш кына түгәрәк өстәлләр артында келәмнән кала башка сораулар буенча да, проблемалар хакында да бүлешә идек. Гел булыштылар. Армия сафларында булганда да, хәлне белешеп, шалтыратып торалар.
— Илшат абыең Идиатов та Арчадан китте бит әле.
— Илшат абый белән еш аралашып торабыз. Тренерларымны бәйрәмнәре белән котладым. Төрле төркемнәрдән көрәш турындагы хәбәрләр белән танышып барам. Сезнең “115” турындагы шигырьне дә укыдым (көлешәбез). Илшат абыйның Арчадан китүе буенча, әлбәттә, Арча районы командасы өчен бу зур югалту. Чөнки Илшат абый һәрберебезне көчле дисциплинада тотты. Тренировкага килмәү яки соңга калу безнең өчен куркыныч мәсьәлә иде. Уку буенча яки башка үзебезнең эшләр булса да, тренировка көннәре һәм вакыты үзгәрми, аны берничек тә калдырып булмый торган иде. Аңа карамастан, Илшат абый һәм Илмир абый безнең тренер булып кала. Шуңа шәхсән үзебез өчен моның кыен ягын күрмим.
— Бу араларда армия сафларына чакырылучы, китәргә җыенучы егетләргә үзеңнең бүгенгә хәтле туплаган тәҗрибәңнән чыгып нинди киңәшләр бирер идең?
— Армиягә китәргә җыенучыларга: “Юк-барга борчылмаска”, — дияр идем. Иң мөһиме, әкренләп кенә кирәкле тәҗрибә һәм позитив эмоцияләр алырга телим. Вакыт әкрен барса да, күп кеше белән сөйләшәсең, күрәсең һәм түзәргә өйрәнәсең. Әлбәттә, кирәкле тәҗрибә.
Динияр быелгы Татарстан чемпионатында була алмый инде. Барлык көрәш сөюче дусларга сәлам юллады. Аның да, башка солдатларыбызның да хезмәт вакытын исән-имин төгәлләп кайтуларын теләп, көтеп калабыз. Аллаһ боерса, келәмнәрдә очрашулар насыйп булсын!
Лилия ЙОСЫПОВА.
.jpeg)
.jpeg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар