16+

Атаклы көрәшче карьерасын туктату турында игьлан итте.

Татарстан чемпионаты финалында 11 нче тапкыр җиңү яулап, яңа рекорд куеп, Раил Нургалиев рәсми ярышларда карьерасын туктату турында игьлан итте.

Атаклы көрәшче карьерасын туктату турында игьлан итте.

Татарстан чемпионаты финалында 11 нче тапкыр җиңү яулап, яңа рекорд куеп, Раил Нургалиев рәсми ярышларда карьерасын туктату турында игьлан итте.

"Шәһри Казан" журналисты спортчы белән сөйләшеп алды. 

– Раил, бил алышуыгыз бик киеренке узды. Ни өчен? 

– Монда икенче төрле атмосфера. Бер генә келәм, бөтен кеше сиңа карап тора. Марат яшь егет. Безнең яшь аермабыз 10 яшь. Яхшылап әзерләнгән. Без аның белән беренче тапкыр гына күрешмибез. Махсус әзерләнгән, көчле көндәш булды, шуңа көрәш тә киеренке барды. 

– Көрәшүдән туктау турында сүзләрне алдан әзерләгән идеңме? 

– Алдан ук уйлап йөрмәдем. 20 елдан артык көрәшәм. Хәзер яшьләргә дә юл бирергә кирәк. 2003 елда килгәннән бирле Россия чемпионы булдым. Шуннан бирле чемпион, Аллага шөкер. Алга таба да көрәшне күтәрергә. Мин Теләче районыннан. Безнең районда гел көчле көрәшчеләр булды. Мине Теләче чемпион итте. Бик рәхмәтле район җитәкчелегенә, барлык тренерларга. 

– Без сине келәмдә күрәчәкбезме соң? 

– Мин рәсми ярышларда көрәшмим дип әйттем. Әгәр башка ярышларда, мәсәлән, Манзарада, кемдә булса көрәшүемне тели икән, көчле көрәшче белән бил алышырга риза. Мисал өчен, хәзерге вакытта көчле көрәшчеләр Радик Сәләхов, Муса Гәлләмов, Рәнис Гыйләҗетдинов. Алар белән көрәшкә куйсалар, әзерләнеп келәмгә чыгачакмын. 

– Тренер булырга исәп бармы? 

– Тренерлык эшен дә, үземнең эшне дә бергә алып барырга уйлыйм. Теләче белән бергә булган егетләребезне һәм яңа талантларны ярышларда күрсәтәчәкбез, Аллаһ бирса.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading