16+

«Балалар җиңсә, сөенечебезнең чиге юк. Еласалар, бергә борчылабыз...»

11 октябрьдә «Ракета» залында 2012-2013 елгы балалар арасында Казан беренчелеге булып узды. Ярышта башкаланың дүрт районы катнашкан.

«Балалар җиңсә, сөенечебезнең чиге юк. Еласалар, бергә борчылабыз...»

11 октябрьдә «Ракета» залында 2012-2013 елгы балалар арасында Казан беренчелеге булып узды. Ярышта башкаланың дүрт районы катнашкан.

Беренче өчлектәге командалар исемлеге барыгызга да билгеле инде: I - Авиатөзелеш, II - Мәскәү, III урында Яңа Савин районы. Казанда балаларны көрәшкә тарту ничек бирелә? Команда туплавы кыен түгелме? Казан беренчелегендәге яшь хөкемдарлар эше һәм башка мәсьәләләр буенча күренекле тренерлар, күп чемпионнар әзерләүче, көрәш дип җан атучы әтиле-уллы Наил һәм Динар Хамдиевлар белән сөйләшеп алдык.
- Наил абый, командагызны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Турнир хакында ниләр әйтерсез? 
- Казан беренчелегендә 43 бала катнашты. Авиатөзелеш районы командасыннан без дүрт тренер балалар алып килдек: Илһам Нурисламович Волков, Рамазан Евгеньевич Садыйков һәм Динар белән мин - Хамдиевлар. Ярышта барысы да әйбәт узды. Балалар канәгать. Командабыз көрәшчеләреннән үзебез дә бик канәгать калдык. Афәрин, дибез.  Тырышабыз инде, эшлибез. 
Казан көрәш федерациясе рәисе Расих Әхмәтович Габдрахмановка да рәхмәт! Үзе иганәче булып, балаларга акчалата бүләкләр бирде. 

- Дүрт команда гына җыелган икән...
- Әйе, азрак инде. Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин һәм Совет районнары командалары ярышты. Бүтән командалар ник килмәгән, белмим... Тора-бара, Аллаһ боерса, алар да кушылыр. 

- Балалар туплавы кыен бирелмиме соң, Наил абый?
- Балалар азрак инде. Күпме бары, шунда. Аларны йөретергә тырышабыз. 2012-2013ләр - әле башлангычлар, беренче ярышлары. Көрәшкәндә бераз куркулары да бар. Ярышларга йөреп, әкренләп шулай тәҗрибә туплый барырлар. Алга таба тагын да мотивация булдырып, шәһәрдә үзебезнең ярышларны күбрәк уздырырга, балаларны көрәшкә тартырга, шул ният белән эшлибез.

- Келәмгә бик яшь хөкемдарлар билгеләнгән, дип күрдем. Яшьләр эшләрен ничек башкарып чыкты?
- Хөкемдарлар күп иде. Әйе, яшьләрне күбрәк тарттылар. Бу - алга таба аларны келәмгә күбрәк тарту, тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирү максатыннан эшләнде. Казан беренчелеге алдыннан аларга семинарлар оештырылды. Аны тренер, хөкемдар Булат Габдрахманович Хәбибрахманов уздырды. 
Әйтергә кирәк, яшь хөкемдарлар вазыйфаларын бик оста башкарып чыкты. Беренче тапкыр гына димәссең дә. Аларны шулай чакыргаларга, әзерләргә кирәк. 

- Наил абый, арыган чаклар да буладыр... Тренер хезмәте - бик җаваплы эш. Гел нәтиҗә көтәләр. Балаларны да тотарга кирәк.
- Җиңел түгел. Аның акчасы да юк инде. Әмма без фанатларча шуңа бирелгән. Көрәш канда. Балалар җиңсә, сөенечебезнең чиге юк. Еласалар, бергә борчылабыз. "Икенче юлы җиңәсең", - дип тынычландырабыз. Яшереп тормыйм, кайчак кайберләрен: "Әйдә, зинһар, бар инде", - дип ялыныплар сорыйбыз. "Һәр әйләнешне үткәнең саен, акча бирәбез", - дип шулай да эшләгән чаклар бар. Шундый замана китте, балаларны үзең акча түләп йөртергә дә риза булырсың кебек. Әти-әниләренә шалтыратып та аңлатам инде. Төрлечә кызыксындырып карыйм. Төрләндереп, футбол да уйнатып алам. Үзебез дә ярышлар оештырабыз, бүләкләр бирәбез, мотивация булсын, дибез. "Урамда йөргәнче, урам малайларына ияргәнче, көрәшкә языл. Көчле буласың, холкың ныгый, яхшы дуслар да табыла", - дип аңлату эшләре алып барам. Кыскасы, психологияне дә эшкә җигәргә туры килә. Аңлаганы аңлый инде. Җылы, якты, бөтен шартлары булган спортзалларыбыз бар. Секцияләр бушка. Йөрсеннәр генә!

- Динар, син дә балалар туплау эше һәм турнир буенча фикерләрең белән уртаклаш әле.
- Шәһәр балалары белән эшлибез. Кызыксындыру елдан-ел авырлаша бара. Барысы да телефонда. Үзең беләсең, Лилия, футбол, хоккейдан соң, нәкъ менә көрәшкә авыр балаларны алырга. Нәрсә ул көрәш? Кайберләре аңлап та бетерми. 
Казан беренчелегенә килгәндә, әти белән икебездән 17 малай булды. Бик авыр туплавы, бу еллар азрак. Бездә генә түгел, бөтен районда да 2012-2013 еллар категориясе азрак. Кем әйтмешли, дефицит. Тулаем алганда, Казан беренчелеге бик әйбәт узды. Гадел үтте. Хөкемдарлык бик яхшы булды! 18 хөкемдар килде. Һәр команданың үзеннән дүрт-бишәр хөкемдар булды.
Балалар өчен хөкемдарлык семинары узу да бик яхшы алым. Әкренләп аларны да тартабыз. Көрәшне ничек булса да күтәрергә кирәк. 

- Рәхмәт, Наил абый, Динар! Гомумән, көрәштә көч куйган барлык тренерларга, өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәт! Сездәйләр шулай янып, җан атып эшләгәндә, көрәшебез яшәр!

Лилия ЙОСЫПОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading