Дамир исемле язылучы тренер Шамил Локманов турында: «Берүзенә күпме шәкерт! Бер төркемдә ничә бала шөгыльләнә?», - дип язып калдырган иде. Үземә дә кызык булып китте.
"Батырлар илендә" Телеграм каналын даими күзәтеп барам мин. Хәбәрләрне көтеп алам, комментарийларны уку - аерым бер күңелле. Кичә көрәш буенча Чаллы командасы фотосы куелгач, Дамир исемле язылучы тренер Шамил Локманов турында: "Берүзенә күпме шәкерт! Бер төркемдә ничә бала шөгыльләнә? Эш көннәре, эш сәгатьләре ничек? Чаллы тренерларына үз осталык тәҗрибәләрен башка тренерлар белән уртаклашса да була", - дип язып калдырган иде. Үземә дә кызык булып китте. Шамил Локманов белән әңгәмә корып, сорауларга җавап әзерләдек. Чаллы көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин белән дә Шамил турында сөйләшеп алдык.
- Айдар Илдусович Нәҗмиев белән утырып сөйләштек тә, Шамил Локмановны өченче ел элек Түбән Камадан үзебезгә чакырып кайтарттык. Шамил яшьтән үк безнең белән көрәште. Ул Түбән Камада тренер булып эшләгәч, талантлы икәнен, балаларны аны ничек яратуын, нәтиҗәләрен белә идек. Иң мөһиме - укытучыны балалар ярату бит. Өч ел элек 69нчы комплекстагы 62нче мәктәптә беренче төркемен ачып җибәрде. Иң зур мәктәпләрнең берсе ул. Биредә ике зал, бассейн, аерым көрәш келәме бар һәм тагын башка мөмкинлекләр тудырылган. Бу мәктәптә укучылар ике сменада укый. 1300 бала белем ала. Шамил килүгә төркем җыйды. Күзләрендә эшлим дигән нур балкып тора аның. Узган ел икенче төркемен җыйды. Быел өченче төркеме тупланды. Балалар күп булганлыктан, көрәш федерациясе эшләгәч, Чаллы командасы Iдә дә булгач, Шамил түләүле төркемнәр ачты. Балалар хәзер тренировкаларга түләп йөри. Беренче елны шулай бара, икенче елны ул сәләтле балаларны бушлай төркемгә чыгара. Шамил эшен җиренә җиткереп эшли! - дип белдерде безгә Рамил Хисмәтуллин.
- Шамил, Чаллы сине ничек каршы алды? Аңа хәтле Түбән Камада озак эшләп калдыңмы?
- Федерация җитәкчелегенә - Марсель Җәвитович Мингалимов, Айдар Илдусович Нәҗмиев, Рамил Фердинандович Хисмәтуллинга рәхмәт әйтүдән башлыйм әле сүзне. Аларның бөтен тренерларга терәге бик көчле, кайсы сорау белән керсәң дә, ярдәм итәләр. Чаллыга хәтле бер ел Түбән Камада тренер булып эшләдем. Тумышым белән шул яктан бит мин. Аннары уйладык та, гаилә белән Чаллыга күченеп киттек. Рамил Фердинандович: "Әйдә, безгә тренер булып кил әле", - дип тәкъдим итте. Әлбәттә, киләм, дип шундук ризалаштым. Яраткан эшем бит бу. Бәләкәй чактан, 6 яшьтән көрәшеп үстем.
- Хәзер көрәшмисең бугай, әйеме?
-Көрәшне тәмамладым. Өч ел элек футбол уйнаганда тезгә зур зыян китердем. Хәзер ярыйсы тернәкләндем кебек. Әмма көрәшкә башка кайтмыйм инде. Аның өчен вакыт та күп кирәк, ныклап шөгыльләнергә. Яшьләр көчле. Үземә 33 яшь. Алар белән бер дәрәҗәдә бил алышу өчен, ике тапкыр күбрәк шөгыльләнергә кирәк. Россиянең спорт остасын үтәдем. Гаилә бар, балалар белән эшләгәч тә, бөтен көч тренировкаларга кереп бетә. Кайчак кич өйгә кайтып авам гына. Балалар белән эшләү - авыр эш! Әмма шул ук вакытта рәхәт тә эш! Үз балаң җиңсә, йөрәкләргә тагын да җылылык кереп китә инде. Шатланасың. Илфир абый Әнвәров, Илгиз абый Шәмсевәлиев,, Николай Васильевич Крылов һәм башка шундый күптән тренер булып эшләүче остазларыбызга бик зур хөрмәтем! Кайберләре 30 елдан артык бәләкәйләр белән эшли. Аларның һәркайсының күңеленә юлны таба белергә дә, дөрес итеп эшләргә, үстерергә дә кирәк бит. 60 бала җыйсаң да, аның бөтенесе дә көрәштә калмый, бер өч елдан 20се китсә, алардан соң тагын җыярга. Арадан чемпионнар чыкса, бик бәхетле булып яши инде тренер.
Чаллыда көрәш буенча бәләкәйләр төркемнәрендә Илгиз абый Шәмсевәлиев һәм мин эшлибез, Илнур Хәйбуллин, Булат Габделбаров, Ирек Загриев, Айдар Гайнетдиновлар бар. Билбаулы көрәш буенча Фаил Кыямов һәм Рөстәм Сәлимхановны әйтер идем. Алар да булышып тора безгә. Үзем "Витязь"да да чутланам. Миндә хәзер исемлек буенча барлыгы 55 бала исәпләнә. Аларны өч төркемгә бүлдем. Көн саен эшлим. Бер генә эштә хезмәт куям. Һәр төркемнең атнасына өчәр-дүртәр тренировка. Олыракларның, "Витязь"га йөрүчеләрнең, кайчак биш тә була. Чәршәмбе саен бөтен көрәшчеләрне шушы залга җыеп, "Көрәш көне" ясыйбыз. Көрәштерергә кирәк.
"Схватка"лар күбрәк, ярышлар ешрак булган саен, балалар да, олылар да күбрәк өйрәнә, организм коверда бүтәнчә эшли башлый. Тренировкаларга иртәдән чыгып китәм. Һәр көнем көрәш белән язылган. Шимбә-якшәмбе ял итәм. Ярышлар булса, билгеле, ял көннәрендә дә чыгып китәбез.
- Бу сезонны да бик уңышлы башлап җибәрдегез. Чаллы көрәш командасы балалары күптән түгел Актанышта булып узган Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев кубогына оештырылган бәйгедә I урынны яулады!
- 2007дән 2012 елга кадәрге балалар буенча Илгиз абый белән июль, августта җыеннар уздырдык, ныклап планнар төзедек. Бу эшебез бик булышты. Малайлар ярышка барды, бөтенесе нык иде, келәмгә чыккач арымадылар да, дип әйтсәң була. Шуңа әйбәт чыгыш ясадык. Мондый җыеннар ясау безнең беренче зур тәҗрибә булды. "Витязь"да узды ул, көненә икешәр тренировка, ашау белән. Бик әйбәт булды малайларга, яхшы форма җыйдылар. Хәзер "стенка" ярышы көтә. Анда да җиңеп кайтырбыз, дип өметләнәбез инде, Аллаһ боерса.
- Тренерларның хезмәт хакы күп түгел инде, Шамил...
- Әйе, тренерларның рәсми эш хакы бик күп түгел инде. Чаллы көрәш федерациясе булышканлык белән генә Чаллыда күп тренерлар шулай эшлибез. Федерациягә монысы өчен дә бик зур рәхмәт! Эшеңне яратып эшләсәң, Аллаһы Тәгалә нәтиҗәләрне барыбер бирә Ул. Шунысын онытмаска кирәк! Алга таба да эшләргә исәп, балалар үстерергә. Алда планнар күп. Иң мөһиме - исәнлек булсын! Балалар тырышып йөрсен. Хәзер спорт төрләре дә күп. Әлегә, шөкер, җыябыз. Әти-әни, тренер һәм бала - өчесе бер йодрык булып, аңлашып эшләсә, чемпионнар ясап була. Максатым - яхшы көрәшче генә түгел, яхшы кеше дә тәрбияләп үстерү! Үзем гомер буе көрәшкәч, шулай ук плюслары шактый. Күп ярышлар үттем. Кайсы моментта нишләргә, башым шундук аңлап ала.
- Рәхмәт, Шамил! Алга таба да уңышлар гына яулап эшләргә насыйп булсын!
Лилия ЙОСЫПОВА.




Комментарийлар