16+

Балалар йортларында тәрбияләнүчеләрдән чемпионнар әзерләргә җыеналар

Казанның 82нче мәктәбендә Татарстанда әлегә беренче, ил буенча алганда 28нче самбо мәктәбе ачылды.

Балалар йортларында тәрбияләнүчеләрдән чемпионнар әзерләргә җыеналар

Казанның 82нче мәктәбендә Татарстанда әлегә беренче, ил буенча алганда 28нче самбо мәктәбе ачылды.

- Безне тикмәгә генә сайламадылар, - ди мәктәп директоры Эльмира Скабелкина, - мәктәбебез спорттагы уңышлары белән ил күләмендә танылды. 2000 елда «Сәламәтлеккә ярдәм итүче мәктәп»нең бронза дәрәҗәсе, 2014 елда шул исемнең көмеш дәрәҗәсе белән билгеләндек. Аннары 2006 елдан башлап бездә күршедәге Идел буе районы балалар йортыннан малайлар, кызлар укый. Быел аларның саны I-IX сыйныфларда ике дистәгә якын. Әти-әни назыннан мәхрүм булып үсүче бу сабыйларга үскәч тормыш авырлыклары алдында куркып калмас өчен, аеруча нык һәм чыдам булырга кирәк. Ә моңа спорттан башка гына ирешеп булмаганын үземнән яхшы беләм, дзюдо белән шөгыльләнгән идем.

Әлеге проектның җитәкчесе Мирослав Смирнов «Мин спорт белән үсәм!» Федераль хәйрия проектының максатын билгеләп болай диде:
- Россиянең балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне спортка тарту өчен, без ил буенча балалар йортларында һәм интернат-мәктәпләрдә махсус заллар җиһазлыйбыз. Яшь көрәшчеләргә спорт киемнәре, тренерларга хезмәт хакы шулай ук фонд хисабыннан. Максатыбыз чемпионнар үстерү түгел. Ышанам, киләчәктә алары да булыр, һәрбер баланы көчле ихтыярлы, үзен дә, илен дә саклый ала торган ватанпәрвәр итеп күрәсебез килә.



Тантанада кызыл тасманы кикбоксинг буенча Халыкара класслы спорт мастеры, дөнья чемпионы, Госстрахның Татарстан филиалы директоры Альберт Ишбулатов, Татарстан республикасыың самбо Федерациясе директоры Альберт Вәлиуллов, Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе райннары башкарма комитетының мәгариф бүлеге мөдире Минзалия Закирова һәм әлеге эшнең инициаторы самбо буенча спорт мастеры, тренер Дамир Галиәкбәровлар кисте. Бәйрәмдә «Мисс планета 2016» исемен яулаган Рада Кузьмина һәм Татарстанның нәни принцессаларының катнашуы аны тагын да ямьләндереп җибәрде.

82 нче мәктәп, чынлап та, спорт белән дус. Бүгенге көндә аларда гольф, баскетбол, чирәм өстендәге хоккей, каратэ түгәрәкләре эшли. Иң мөһиме, түгәрәкләр барлык балалар өчен дә бушлай. Мәктәпнең элеккеге укучысы, хәзер Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның иганә ярдәме белән «Футбол» секциясе дә күп кенә малайлардан чын егетләр ясаган. Мәктәп үзенең элеккеге укучылары, бүген танылган спортчылар: фехтование остасы Александр Великанов, регбилинг буенча Россия чемпионы Максим Келлер, чирәм өстендәге хоккей буенча Россия чемпионы Андрей Серебряков белән хаклы горурлана.
Тиздән бу исемлек тагын да артыр дип фаразларга җирлек бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading