16+

«Барс канатлары» яңа үрләргә омтыла

Рухы көчле булганнар егылсалар да торалар, җиңелсәләр дә бирешмиләр, көрәшәләр һәм җиңәләр. Казанның «Барс канатлары» баскетбол командасы егетләре әнә шундый девиз белән яши. Быел алар, команданың биш еллык тарихында беренче тапкыр, коляскадагы баскетболчылар арасында Россия Кубогына ачык ярышларның бронза призеры булды.

«Барс канатлары» яңа үрләргә омтыла

Рухы көчле булганнар егылсалар да торалар, җиңелсәләр дә бирешмиләр, көрәшәләр һәм җиңәләр. Казанның «Барс канатлары» баскетбол командасы егетләре әнә шундый девиз белән яши. Быел алар, команданың биш еллык тарихында беренче тапкыр, коляскадагы баскетболчылар арасында Россия Кубогына ачык ярышларның бронза призеры булды.

Коляскадагы баскетбол спортның паралимпия төренә керә. Аңа 1946 елда Америкада нигез салына. Икенче бөтендөнья сугышында имгәнүләр алган профессиональ баскетболчылар яраткан уеннарыннан аерыласы килмичә, баскетболны үзләренең физик хәлләренә яраклаштырып уйный башлыйлар. Бүген исә коляскадагы баскетбол дөньяның 80нән артык илендә популяр. Әлеге спорт төренең халыкара федерациясе дә бар. Россиягә килгәндә, инвалидлар арасында баскетбол уеннары 1990 еллар башында популярлашып китә. Коляскадагы баскетболчыларның беренче командалары Мәскәү белән Санкт-Петербургта төзелә. Бүген исә ил төбәкләрендәге шундый командалар саны дистәдән артып китә. Казанда инвалид баскетболчыларның «Барс канатлары» командасы 2009 елда оешкан иде. Команда, төзелгән елыннан башлап, Россия Кубогына ачык турнирларда катнашып килә. Кыска гына тарихы эчендә «Барс канатлары»ның бронза призер булуы беренче урын алуга тиң булды.
«Минимум программаны үтәдек. Киләсе елда Россия Кубогы ярышларының финалына чыгуны максат итеп куябыз», - ди баш тренер Василий Кочетков.
Василий Кочетков - УНИКС-2 командасының элекке уенчысы. Ул команданы беренче көненнән үк шөгыльләндерә. Профессиональ спортчы карьерасын тәмамлап, тренерлык эшенә керешкәч, аны яңа гына төзелгән «Барс канатлары» командасына тренер итеп чакыралар. «Гадәти баскетболдан аермалы буларак, коляскадагы баскетболда кайчандыр арка мие җәрәхәтләре алган, аягын югалткан спортчылар, зур сынаулар узган көчле рухлы кешеләр уйный. Күнекмәләрне шул үзенчәлекләрдән чыгып оештырабыз. Ә башка яктан алар гадәти спортчылардан аерылмый, мин аларга бернинди дә ташлама ясамыйм», - ди баш остаз.
Казан командасы данын бүген 12 уенчы яклый. Команданың иң өлкән уенчысына - 53 яшь. «Шулай да хәзер, уенны нәтиҗәлерәк итү өчен, яшьләрне тартуга күбрәк өстенлек бирәбез», - ди Василий Кочетков.
Бронза медальләр яулаудан тыш, «Барс канатлары» командасының өч уенчысы шушы көннәрдә спорт мастерлыгына кандидат та булды. Шуларның берсе - Андрей Чугунов. Безнең белән әңгәмәдә ул баскетболның ничек итеп яшәү рәвешенә әйләнүен бәян итте.
- Күпчелегебез - профессиональ спортчылар түгел, имгәнгәннән соң гына спортка килгән кешеләр. Мин гадәти хезмәткәр идем, сәүдә фирмасында менеджер булып эшләдем. Бәхетсезлеккә очрап травма алу тормышымны бөтенләй икенче якка үзгәртте, чарасыз калдым, үземне кая куярга белмәдем. Тернәкләнү курсына ике ел вакыт китте. Хәлемә кереп, дусларым интернетта, телефонда утырып кына башкара торган төрле эшләр тәкъдим итеп карадылар, ләкин бу минем өчен түгел иде. Беркөнне үземне яңа гына оешкан инвалид баскетболчылар командасында сынап карарга тәкъдим иттеләр. Килдем һәм миңа биредә ошады, мине дә ошаттылар. Баштарак нагрузкаларга ияләшү бик авыр булды, тупны да иелеп алу кыен иде, тора-бара авырлыклар артта калды, биш ел вакыт үтте бит инде. Мускуллар да, умыртка баганасы да ныгыды, хәзер коляска ауганда да тору җаен табабыз. Иң сөенечлесе - уен кырына «Барс канатлары»ның старт составында чыга башлавым булды. Хәзер бөтен тормышым шушы команда белән бәйләнгән, бер турнирдан кайтуга, икенче турнирны түземсезләнеп көтә башлыйм.
Андрей Чугунов әңгәмә барышында иң зур хыялын да ачты: ул - спорт мастеры исемен алу һәм коляскалы баскетболчыларның Россия җыелма командасы составына эләгү. Ныклы рухлы егетнең бу үрләргә ирешәчәгенә шик юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading