16+

Баулыда яшьләр арасында грандиоз көрәш бәйгесе көтелә - «Яшь батырлар бәйгесе»!

Бүләкләр һәм ярыш тәртибе турында тулырак мәгълүматны көрәш буенча спорт мастеры, Татарстанның халык артисты Вил Усмановтан белештек.

Бүләкләр һәм ярыш тәртибе турында тулырак мәгълүматны көрәш буенча спорт мастеры, Татарстанның халык артисты Вил Усмановтан белештек.

17 май Баулы районында яшь көрәшчеләр арасында “Яшь батырлар бәйгесе” узачак. Ярыш өч яшь аралыгы буенча барлыгы 11 авырлык категориясендә узачак. Анда 2008-2012 елгы көрәшчеләр катнашачак. Бүләкләр һәм ярыш тәртибе турында тулырак мәгълүматны көрәш буенча спорт мастеры, Татарстанның халык артисты Вил Усмановтан белештек. 
– Ярышта Татарстан көрәш федерациясе рейтингы буенча иң яхшы 7 команда катнашачак (Арча, Әлмәт, Казанның Яңа Савин районы, Казанның “Зилант” спорт клубы, Лаеш, Чаллы, Балтач районнары), әлбәттә, Баулы районы көрәшчеләре. Элек республиканың иң яхшы көрәшчеләрен җыеп “Батырлар бәйгесе” оештырган идек. Бу вакытта “Манзара” премияләре дә юк иде әле. Менә шул рәвештә яшьләр арасында бәйге үткәрергә булдык. Ел саен Баулыга якын-тирә районнарны җыеп ярыш оештыра идек. Бу юлы Баулыга беренче тапкыр килүче командалар да булачак. Сайлап алу этабыннан соң, финалны Баулының Октябрь мәйданында үткәрәчәкбез. 

– Ярышны үткәрү сезнең шәхси теләкме?
– Минем теләк белән генә булмый. Баулы районы башлыгы ярыш оештыруны хуплап алды. Район җитәкчелеге һәм Көрәш федерациясенә аерым рәхмәтләрем. Бу “Яшь батырлар бәйгесе” генә түгел. Махсус кунакларыбыз да булачак. “Голос.дети” проектының финалисты Сәид Галиуллин, бик күп халыкара конкурслар җиңүчеләре Әмир Галиуллин, Амелия Феофанова да чыгыш ясаячак. Баулыга иң талантлы яшь көрәшчеләрне һәм җырчыларны җыярга булдык. Әлбәттә, Баулы районы иҗат коллективлары да чыгыш ясаячак. 

– Бүләкләр нинди соң?
– Акчалата бүләкләр әзерләдек. 1 урын – 10 мең, 2 урын – 8 мең , 3 урынга – 6 мең, 4 урынга – 4 мең сум каралган. Җиңелүчеләр дә булыр инде, әмма 8 катнашучының 4се призлы урын алуы да, миңа калса, яхшы. Казаннан хөкемдарлар була. Видеокарау мөмкинлеге дә бар. Татарстан күләмендәге ярышлар тәртибе булачак. 

– Вил абый, спорт сагындырадыр. Мөмкинлегем булса, хәзер дә көрәшер идем дип әйтмисезме?
– Көрәшеп, җиңү яулап йөргән вакытларда гел шулай булыр дип уйлыйсың икән. Бу вакытның үтеп киткәнен сизми дә каласың. Аннан тынычланасың, зур спорттан китәсең икән. Баулы ягы һәрвакыт ничектер көрәш дөньясыннан читтәрәк булды. Гәрчә, җиңүчеләребез, батырларыбыз булса да. Хәзер яшьләр белән эшләп, районда көрәшне күтәрергә исәп. Ярышлар уздырып, бераз яшьләрне кызыксындырырга иде. Җанатарлар арасында мәктәп укучылары да булачак. Бу чара көрәшкә үзе бер реклама . 

– Балалар арасында көрәш иң гаделе, диләр. Профессиональ көрәшчеләрне сөйләшеп көрәшүдә гаеплилиләр. Килешәсезме?
– Сөйләшеп көрәшү буенча бер генә әйбер әйтәсе килә. Мин, мәсәлән, хәзер физик яктан яхшы формада түгел. Әйтик, бүген ярышларда беренче урыннарны яулаучы егетләргә килеп: “Мине призерда калдырыгыз әле”, – дисәм, көләчәкләр генә. Мин аларга каршы тора алмыйм бит. Сөйләшеп көрәшү – алдынгы көрәшче дәрәҗәсенә үсеп җитә алмаган көнче кешеләр сүзе. Чыгыгыз да сөйләшегез, җәмәгать. Сезнең белән сөйләшеп торырлармы икән? Ике көрәшче бер дәрәҗәдә булса, әйе, сөйләшергә буладыр. Аларны хурларга кирәкми. Бу аларның эше. Иң мөһиме – көрәшәләр. Көрәш бик авыр спорт төре ул. Хоккей, футбол белән шөгыльләнүче балаларны көрәшкә тарту җиңел түгел. Аеруча шәһәр җирендә. Ә авыл мәктәпләрендә балалар саны елдан-ел кими. Күптән түгел генә Радик Салаховка Россиянең халыкара класслы спорт остасы исеме бирделәр. Бу яшьтә шундый зур исем алу –  зур дәрәҗә. Сәләт кенә түгел, зур тырышлык нәтиҗәсе. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading