Паспортта исеме Фәйзелхан дип язылса да, якыннары гына түгел, көрәш сөючеләр дә аны гап-гади генә Фазыл дип атап йөртәләр. Ә ул үзе моңа бер дә үпкәләми.
Паспортта исеме Фәйзелхан дип язылса да, якыннары гына түгел, көрәш сөючеләр дә аны гап-гади генә Фазыл дип атап йөртәләр. Ә ул үзе моңа бер дә үпкәләми. Кайчан гына очрашсаң да ул чын пәһлеваннарга хас булганча елмаеп күрешер, бер-ике мәзәк сөйләп алыр, шуның белән үзен якыннан белмәгән кешеләрнең дә күңелен күтәреп җибәрер.
Аның көрәштә яулаган титулларын саный башласак, чыннан да, газетабызның тулы бер бите кирәк булыр иде. Милли көрәш буенча республиканың өч тапкыр баш батыры (1981, 1982, 1985), ике тапкыр Русия чемпионы (1975,1976), 4 мәртәбә Муса Җәлил турнирының җиңүчесе (1976, 1981, 1982, 1985). Шулар өстенә Әлмәттә – өч, Алабуга белән Чаллыда икешәр, Түбән Кама сабантуйларының алты тапкыр баш батыры исемен дә өстәсәк, шактый зур исемлек килеп чыга. Моннан 34 ел элек Үзбәкстанга атаклы пәһлеван Каратай Йосыпов истәлегенә үткәрелгән турнирга барган иде Фазыл. Анда да баш батыр булып танылып үзбәкләрнең түбәтәй-чапанын һәм ихтирамын алып кайтты.
...Фазылның туган авылы – Алабуга районының Морт авылында аның әтисе Гарифҗан абыйның оста көрәшүен авылдашлары әле дә яхшы хәтерлиләр. Фронтта булган, авырлыгы бер центнерга тарткан пәһлеван сугыштан соңгы елларда тирә-якта мәйдан тоткан. Әтиләреннән көрәшче рухы малайларына да күчкән. Абыйсы Шәрифҗан да, Фазыл үзе дә, энесе Шәфкать тә кечкенәдән мәйданга чыгып бил алыша торган булып киттеләр. Тик авылда мәйдан тоту әле ул син оста көрәшче дигән сүз түгел. Үз авылында гына ятса, Фазыл да бәлки үз районы батыры гына булып калыр иде. Мәктәпне тәмамлагач Әлмәт физкультура техникумына укырга керә ул. Бер көнне ШБКдагы (бораулаучы кадрлар мәктәбе) спорт залына Миннәхмәт Мөхәммәтҗанов җитәкләгән милли көрәш түгәрәгенә йөрсә, икенче көнне техникумда СССР чемпионы Хафиз Тимашев алып барган грек-рим көрәше түгәрәгенә килә. Соңрак ул ике төрдән дә спорт остасы нормасын үтәде, байтак турнирларда җиңү яулады.
Миңа Фазылның бил алышканын тәүге тапкыр 1974 елда Әлмәт сабан туенда күзәтергә туры килгән иде. Физкультура техникумында белем алучы егет ул чакта шушы төбәкнең танылган пәһлеваннарын һәм финалда Самара өлкәсеннән килгән 17 яшьлек Хәбиб Бикташевны чистага отып баш батыр калды. Шуннан соң мин аның Муса Җәлил турнирларында җиңүләренең, өч тапкыр баш батыр исеме алуының шаһиты булдым. Кырыйдан күзәтеп торганда салмак, әкрен тоелган бу пәһлеван келәмгә чыгып, кулына сөлге алуга үзгәрә дә куя: алымнарны баш әйләндергеч тизлек һәм осталык белән ясый, күп очракта көндәшләре дә һавада очып аркаларына килеп төшкәннәрен сизми дә калалар. Иң мөһиме: ул хөкемдарлар белән бәхәсләшми, чиста ук булмады дисәләр, алымнарын ике-өч тапкыр кабатлый һәм җиңүгә ирешә. Әгәр дә әзерлеге җитәрлек булмаса ул мәйданга чыгып та тормый, чөнки мәйданның изге урын икәнлеген, аны да, тамашачыларны да хөрмәт итәргә кирәклеген бик яхшы белә.
Моннан егерме биш еллар чамасы элек Фазылның Түбән Камада тыныч кына эшләп һәм яшәп яткан җиреннән туган авылына кайтып фермерлык эшенә тотынуы күпләрне гаҗәпләндерде. Әмма Фазыл монда да үзенең көрәшче холкын күрсәтте: артта калган хуҗалыкны аякка бастырып, аны республикада иң рентабельле хуҗалыклар рәтенә кертте.
Әнә шундый фидакарь хезмәтчәннәрнең берсе, танылган көрәшче Фазыл Әхмәтҗанов бу көннәрдә матур юбилейларының берсен бәйрәм итә. Аңа тагын озак елларга җитәрлек сәламәтлек, күңел көрлеге, куанычлы көннәр теләп калыйк.
Атлас ГАФИЯТОВ, Татарстан яшьләре
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар