Узган ял көннәрендә Баулыда “Яшь батырлар” бәйгесе булып узды. Әлеге мәдәни һәм спорт чарасы узган ел старт алды. “Яшь батырлар” бәйгесенә биш команда килгән.
Скопировать ссылку
Узган ял көннәрендә Баулыда “Яшь батырлар” бәйгесе булып узды. Әлеге мәдәни һәм спорт чарасы узган ел старт алды. “Яшь батырлар” бәйгесенә биш команда килгән.
Быел да сәнгать өлкәсендәге яшь талантлар һәм исемнәре Татарстан, Россия беренчелекләре аша көрәш дөньясындагыларга яхшы таныш булган яшь батырлар бер мәйданга җыелды. Ярыш “Нефтьче” спорт сараенда башланып китте. Ә финал ярышлары һәм җырлы-биюле өлеш үзәктә Октябрь мәйданында булды.
“Арча! Әлмәт! Балтач! Баулы! Богырыслан!” “Яшь батырлар” бәйгесенә биш команда килгән: Баулы, Әлмәт, Арча, Балтач, Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәре. Билгеле, оештыручылар күбрәк команданы көткән иде. Әмма чакырып та кайбер командалар килә алмаган. Арча, Балтачлар 400-500 чакрым ара узып килгән. Ярышта 12-17 яшьлек 50дән артык көрәшче көч сынашты. Әлеге ярышның максаты — узган елгы көрәш сезонында рейтингта алдынгы урыннарны яулаган командаларны җыеп көч сынаштыру һәм яшь талантларны да чакырып, спорт белән мәдәниятны бергә үреп алып бару.
“Нефтьче” спорт сараенда тамашачы бераз азрак иде. Бу аңлашыла да: май уртасында чәчү чоры, бәрәңге утырту, балалар бакчалары, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәменә, имтиханнарга әзерлек... Аның каравы, берсеннән-берсе матур кызлар егетләр өчен җан атарга килгән. “Без — фанатлар төркеме. Кул чабабыз, сызгырабыз. Узган ел бу ярышта волонтер булып та эшләдек, булыштык. Быел да теләп килдек. Көрәш ошый. Инде тәртибен дә аңлый барабыз”, — дип сөйләде янымда утырган Азалина, Әлфинә, Дарьялар. Ә үзәк мәйданда финал ярышларына халык шактый җыелды. “Баулы, алга!” дигән плакатлар ясап килүчеләр дә бар иде. Батырлар көрәшкәндә кычкырып, сызгырып, җырчыларга кушылып җырладык. Баулыда чын бәйрәм рухы булды. — Баулыда әлеге бәйге икенче ел уза. Матур көрәш һәм талантлар бер мәйданда. Әлеге идея өчен Татарстанның халык артисты, милли көрәш буенча спорт остасы Вил Нургали улы Усмановка зур рәхмәт! Бу эшне бергә алып барабыз. Алга таба да әлеге чара ел саен булыр, дип ышанабыз. Аллаһ боерса, киләсе елга да яшь талантларыбызны, көчле көрәшчеләребезне бу мәйданда күрәчәкбез, — дип сәламләде Баулы район хакимияте башлыгы Ильяс Исмәгыйль улы Гозәеров.
— Ильяс Исмәгыйлевич, үзегез бүген райондагы көрәш торышын ничек бәялисез? — Ат чабышлары, татарча көрәшебез — ул бит инде безнең милли, балачактан күңелгә иң якын спорт төрләре. Элек бездә көрәш актив бара иде. Соңгы елларда, кызганыч, сүрелә башлаган иде. Башка күп кенә спрот төрләре дә үтеп керде. Барысы буенча да мөмкинлекләр булдырырга тырышабыз. Бер биш-алты ел бардыр, Казанда узган зур ярышларның берсеннән соң, Вил Нургали улы миңа: “Безнең Баулыдан ике генә көрәшче катнашты. “Обидно за Родину”, — дип әйтте. Ничектер, бу сүзләр минем дә күңелгә тиде. “Әйдә, ничек яңадан күтәреп була икән?” — дип уйлаша башладык. Аңлыйм, ул бер елда гына башкарыла торган эш түгел ул. Шуннан әкрен генә, планлы рәвештә эшкә керештек. Иганәчеләр, мәктәпләр, тренерлар, балалар белән сөйләштек. Тренерыбыз Илдар Фатыйхов яхшы гына эш алып бара, афәрин! Бөтен күңелен биреп эшли. Аңа зур рәхмәт! Быел Баулы командасының 17-18 яшьлекләр арасында Татарстан беренчелегендә III урын алып кайтуына бик сөендек. Командалар беренчелегендә тәүге зур уңышыбыз. Эшнең әкренләп нәтиҗәсе күренгәч, күңелләр тагын да үсте. Вил Нургали улын рәсми төстә район хакимиятенең спорт һәм мәдәният бүлеге киңәшчесе итеп билгеләдек. Күп сорауларны ул хәл итә. Сер түгел, аның тәҗрибәсе бар, сүзе үтә, тренерлар да яхшы белә. Иганәчеләрбезгә, әлеге эштә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт. Бу ярышта да чыгымнарны район хакимияте белән иганәчеләр бергә тигез күтәрдек, дияргә була. Аларга хатлар яздык. Шундук булышырга алындылар. Бергә, бер йодрык булсак кына алга бара алачакбыз. Бер кеше генә башкара ала торган эш түгел бу.
Вил Усманов белән әлеге эшнең башлангычы, уңышлар һәм кайбер проблемалар турында сөйләшеп алдык. — Баулы гына түгел, республиканың кайсы гына район үзәгенә барсак та, спорт ягыннан уңайлыклар күп тудырылган хәзер, сайлау мөмкинлеге дә җитәрлек. Менә яшьләрне тарту гына авыррак, — дип сүз башлады Вил абый. — Көрәшебез аерылып тора һәм, әйтергә кирәк, авыррак спорт төре. Баулыда уза торган бу көрәш ярышларының максаты — районыбызда әлеге милли спортны массакүләм төстә арттырасы, үстерәсе килә. Һәр авыл Сабантуйларында чыгып көрәшерлек батырлар булсын иде. Күп районнарда, авылларда Сабантуйда чыгып көрәшергә кеше дә калмады бит. Ярышларга команда җыю да проблема. Әлбәттә, Россия, Татарстан көрәш федерациясе тарафыннан да эш алып барыла, зур призлар да куярга тырышалар. Монда өстән генә түгел, астагы өлеш тә эш алып барырга тиеш, дип саныйм инде мин. Акча түлиләрме икән, дип көтеп кенә ятарга түгел. Тренерларны әзерләү дә зур проблема, хезмәт хаклары мәсьәләсе дә... Яшьләр яхшы хезмәт хакы тели. Бу аңлашыла да инде, гаиләне дә алып барырга кирәк. Эш эзләп читкә, безнең яклар күпчелек нефть өлкәсенә китәләр. Балалар тәрбияләп нерв бетермиләр. Тренер бөтен яклап үрнәк булырга тиеш бит ул. Мәсәлән, үзем өчен дә мәрхүм әтием Нургали иң үрнәк, авторитет кеше булды.
Комментарийлар