16+

БИЕКТӘ КАЛУ

Бу атнада Континенталь хоккей лигасында дүртенче сезон ачылды, дөресрәге, ул соңарып башланды. Ни кызганыч, быелгы сезон башы хоккей сөючеләр түземсезләнеп көткән матур бәйрәм була алмады. Шатлыклы елмаюлар урынын күз яшьләре, әрнү алды. Быелгы чемпионат Россия хоккее лидерларының берсе, өч тапкыр Россия чемпионы, ике тапкыр көмеш һәм дүрт тапкыр бронза призеры...

Бу атнада Континенталь хоккей лигасында дүртенче сезон ачылды, дөресрәге, ул соңарып башланды. Ни кызганыч, быелгы сезон башы хоккей сөючеләр түземсезләнеп көткән матур бәйрәм була алмады. Шатлыклы елмаюлар урынын күз яшьләре, әрнү алды. Быелгы чемпионат Россия хоккее лидерларының берсе, өч тапкыр Россия чемпионы, ике тапкыр көмеш һәм дүрт тапкыр бронза призеры...


Кайгы күлләре тирән
Бу коточкыч фаҗига Россия хоккеен гына түгел, Европа, Милли хоккей лигасы командаларын да кара кайгыга батырды. Бүген теге яки бу команда үзендә тәрбияләнгән уенчылардан гына туплана торган заман түгел. Спортчылар даими рәвештә клубтан клубка, бер лигадан икенчесенә күчә торган чорда яшибез. Ярославль командасында да үз мәктәбендә тәрбияләнгән егетләрдән тыш, Россиянең башка клубларыннан, чит илләрдән килгән уенчылар шактый, интернациональ состав 9 ил вәкилләреннән тупланган иде. Команданы бу сезонда җитәкләргә алынган атаклы Канада тренеры Брэд МакКриммон элек Милли хоккей лигасында танылу алган уенчыларның берсе булды. Әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә Чехия җыелма командасы - төп өч уенчысы Ян Марек, Йозеф Вашичек һәм Карел Рахунекны, Словакия җыелма командасы - капитан Павол Демитраны, Швеция - капкачы Стефан Ливны, Беларусь җыелмасы - капитаннары Руслан Салейны, латышлар КХЛга НХЛдан тәүге сезонын үткәрергә кайткан Карлис Скрастиньшны югалтты.

Язмыштан булмагач узмышлар...
Һәлак булган «Локомотив»ның иң яшь уенчылары - быел ил җыелма командасы составында яшьләр арасында дөнья чемпионнары 20 яшьлек Юрий Урычев белән Даниил Собченко. Сочи Олимпиадасына алар иң лаеклы кандидатлар исемлегендә иде. Ярославль хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән Юрий Урычев 7 сентябрьдә команда белән Минскига очарга тиеш булмый. Егет сезон алды уеннарының берсендә җитди травма алган иде. Ләкин Юрийның команда белән бергә буласы, аларга көч биреп торасы килә.
Ә Даниил Собченконың Минскига сезонның беренче матчына гына түгел, сөйгән кызы Иринаны күрергә дип тә баруы була. Егет белән кыз моннан бер ел элек нәкъ менә Минскида җирле «Динамо» белән «Локомотив» матчында таныша, хәзер алар туйга әзерләнеп йөргән була. Иринага 8 сентябрьдә уенда сөйгәненә көч биреп торасы урында, аның рәсемен тотып искә алу кичәсендә катнашырга туры килә.
Һәлак булган стюардесса Елена Сарматованың кияүгә чыгуына әле берничә ай гына, сигез ел бу вазифада эшләгән кыз эшендә тәнәфес ясарга уйлап, ире белән киләчәккә яңа планнар корып куйган була.

Җимерелгән хыяллар, яуланмаган үрләр
Тулы спорт командасының үлеме белән тәмамланган бу җанөшеткеч авиаһәлакәт Россия спорты тарихында беренчесе булса, совет һәм чит ил спорты тарихында, ни аяныч, мондый мисаллар шактыйга җыела.
Советлар Союзы чорында шундый ике авиаһәлакәт тарихка кереп кала. Аның беренчесе 1950 елда Свердловскиның (хәзерге Екатеринбург) «Кольцово» аэропортында ВВС командасының 11 хоккейчысы үлеме белән тәмамлана. Бары әлеге команданың данлыклы һөҗүмчесе Всеволод Бобров кына исән кала - ул самолетка утырырга соңара. Совет матбугаты бу һәлакәт хакында бернинди хәбәр бирми. Команда кыскартылган состав белән уйнап, сезонны дүртенче урында тәмамлый.
Ташкент шәһәренең данлыклы «Пахтакор» футбол командасы һәлакәте тагын да коточкычрак. Команданың да, Ярославль «Локомотив»ы кебек үк, Минскига җирле «Динамо» белән матчка юл тотуы була. Украина күгендә 8 км дан артык биеклектә составында «Пахтакор» футболчылары булган Ту-134 самолеты икенче Ту-134 белән бәрелешә. Нәтиҗәдә 178 пассажир, шул исәптән «Пахтакор» командасының 17 уенчысы һәлак була. Бары Үзбәкстан командасының баш тренеры Олег Базилевич бу һәлакәткә эләкми. Ул, әнисе авырып киткәнгә, юлга командадан соңрак кузгалган була. Һәлакәтеннән соң 12 көн узуга, «Пахтакор» рәсми матчын уздыра. Команда составын башка клуб футболчылары тулыландыра.
Европа футболындагы иң коточкыч фаҗига 1949 елның 4 маенда рәттән биш тапкыр Италия чемпионы исемен алган, ил җыелма командасының нигезен тәшкил иткән «Торино» командасы һәлакәте була. Турин шәһәре күгендә команданың 18 футболчысы, тренерлары, журналистлар, рәсми затлар һәлакәткә очрый. Бу вакытта ил чемпионаты тәмамланырга нибары дүрт тур калган була. «Торино» калган матчларны яшьләр составы белән уздыра, көндәш командалар да бу уеннарга үзләренең яшьләр составы белән катнаша. Берничә ел соңрак, 1958 елда, Белградтан Европа чемпионнары кубогы ярышларының ярымфиналыннан җиңү яулап кайтканда, «Мюнхен» аэропортында һәлакәткә очрап, Англиянең «Манчестер Юнайтед» клубының төп составы һәм тренерлары һәлак була. Манчестерга, төп уенчыларын югалту сәбәпле, яшәүдән туктау куркынычы яный ул чакта.
Ә 1961 елда АКШ Прагага дөнья чемпионатына баручы фигуралы шуу буенча җыелма командасын санаулы минутлар эчендә тулысынча югалта. Бортында 34 фигурист, тренерлар, җыелма команданың рәсми затлары, аларның гаилә әгъзалары булган авиалайнер Брюссельдә тукталыш ясарга җыенганда, һәлакәткә очрый. Ул елны кайгы уңаеннан дөнья чемпионаты уздырылмый кала. Бу спортчылар очраган авиаһәлакәтләрнең кайберләре генә...

2011 елның беренче көне үк самолет һәлакәтеннән башланган иде
Россия - авиапассажирлар өчен иң куркыныч илләрнең берсе. Соңгы араларда илдә ай саен диярлек кабатланган авиаһәлакәтләр шулай дип уйларга тулы нигез бирә. 7 сентябрьдә булган Як-42 фаҗигасе - 2011 ел башыннан Россия самолетлары һәм вертолетлары катнашында булган һәлакәтләрнең унтугызынчысы. Интернет челтәрендә быелгы авиаһәлакәтләр хронологиясе белән танышканнан соң менә нәрсәләр ачыкланды. Быел июль аенда гына Россия очкычлары 7 тапкыр һәлакәткә очраган.
Елның беренче көне үк самолет һәлакәтеннән башланган булган икән. Ул көнне Сургутның очу полосасында Ту-154Б2 очкычының ягулык багында шартлау нәтиҗәсендә, 3 кеше һәлак була, 43 кеше зыян күрә. Егылып төшкән очкычларның күбесе совет чорында җитештерелгән. 5 мартта АН-148 пассажир самолеты Воронеждан 140 км ераклыкта һәлакәткә очрап, алты кешенең гомере өзелә. 20 июньдә Карелия Республикасында Ту-134А самолеты Петрозаводскидан ерак түгел генә төшү полосасына 700 м ара калганда катлаулы һава шартлары нәтиҗәсендә җиргә бәрелә. Нәтиҗәдә ул 45 пассажирның үлеме белән тәмамлана. 11 июль көнне Томск - Сургут маршруты буенча юл алган Ан-24 самолеты Обь елгасы ярлары янәшәсендә һәлакәткә очрап, 7 кешенең гомере өзелә, 4 кеше госпитализацияләнә. Һәлакәтне сул двигательдәге янгын китереп чыгара. 9 августта эре самолетлар һәлакәте исемлегенә Магадан өлкәсендә фаҗигагә юлыккан Ан-12 А очкычы өстәлә. Якынча мәгълүматлар буенча, бу очракта да двигательдә янгын чыга. Һәлакәт бортта булган барлык 11 кешенең үлеме белән тәмамлана. 20 августта Ленинград өлкәсендә Як-18 Т самолеты һәлакәте - 4 кешенең, 22 августта Тува Республикасында Ан-2 самолеты һәлакәте 1 кешенең гомерен өзеп, 7 кешенең җәрәхәтләнүенә китерә. Бу очракта якынча нәтиҗә - двигательнең эшләмәве. 7 сентябрьдә Ярославльнең «Туношна» аэропорты районында 44 кешенең гомерен өзгән Як-42 һәлакәтенең якынча сәбәпләре итеп пилот ялгышы һәм очкычның техник проблемалары күрсәтелә.

«Ак Барс» чит ил самолетларында гына очачак
Казан клубының вице-президенты Равил Шәвәлиев белдергәнчә, команданың имин очышларын тәэмин итү өчен, клуб җитәкчелеге бары сыйфатлы очкычларны гына арендаларга булган. «Ул Як-42 дә, башка төрле совет очкычы да булмаячак. Барлык иминлек таләпләренә җавап биргән чит ил очкычы гына булачак», - дип ассызыклый вице-президент. Башка командалар да шушы юлдан китәр кебек.

Соңгы сүз
«Локомотив» фаҗигасеннән соң ил җитәкчелеге, авиапассажирлар иминлеген тәэмин итү өчен, авиапаркны яңартуга акча кызганмаячакларын, үзебезнең компанияләр тәэмин итә алмаса, читтән очкычлар сатып алачакларын җиткерде. Теге яки бу фаҗигә булгач ясала торган мондый дежур белдерүләрдән соң, күңелне борчый торган сораулар янә баш калкыта: ни өчен һаман совет чорыннан мираска калган техника белән пассажирлар ташыйбыз, ни өчен үзебезнең авиасәнәгатьне аякка бастыра алмыйбыз, ни өчен чит илләрдән кулланылышта булган техника сатып алуга өстенлек бирәбез? Яңа Россия авиапромының казанышы дип макталган, шул ук Як очкычларын алмаштырырга тиешле булган «Суперджит»ларыбыз, серияләп җитештерүне көтеп яткан Ту-334 самолетлары кайда? Ник фаҗига булгач кына, хата төзәтергә тотынабыз? Июль аенда «Булгария» теплоходы Иделдә батканнан соң да шулай дип ачынган идек...

PS. Як-42 очкычының һәлакәткә очрау сәбәпләре ачыкланды кебек: очкыч пилотлары аэропортка төшеп утыргач куела торган тормозны аерырга оныткан. Һава судносы двигательләренең куәте лайнерга кул тормозына куелган килеш тә урыныннан кузгалып китәргә мөмкинлек биргән һәм ул шул хәлдә килеш тә очу-төшү полосасы буйлап хәрәкәт итә башлаган, әмма пилотлар самолетны һавага күтәрү тизлегенә ирешә алмаганнар. Үзара сөйләшүләрне язып бару приборындагы язмадан күренгәнчә, лайнер командиры Андрей Соломенцев, очыш алдыннан, икенче пилот Игорь Жевеловка үзен начар хис итүен әйтеп, идарәне үз кулына алырга кушкан, дип яза «Московский Комсомолец». Идарәне тапшырганда пилотлар ручник турында онытканнар, имеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading